революционер, Хәллә – меньшевик, Петька – анархист, Коля – партиясе билгеләнмәгән социалист, Гуля (Гөлсем Әхтәмова) аңардан да билгесезрәк хәлдә иде… Гуля, Әбусөгуд морза кызы, гәрчә канында революционерлык булмаса да, гамәле белән күп ярдәм итте. Язулар башкара, яшерен әдәбият саклый, бүлмәсендә иң авыр җыелышлар ясата»57.
Димәк, Разия Ширинская образы «Гуля»дан туган дип әйтергә нигез бар. Әлеге хезмәтендә Г. Ибраһимов Гөлсемне һич тә, революциядән баш тартып, кияүгә чыкты, дип әйтми. Анысы каян? Безнең уебызча, Разия Ширинская образын Г. Ибраһимов ике кешедән «ясаган». Икенчесе – шул ук Киев студентлары даирәсеннән. «Лиза – поляк кызы, аристократ, чибәр, зифа буйлы. Ахырдан ул, бер офицерга кияүгә чыгып, үз имениеләренә кайтып яши башлады»58. Соңгысы инде Г. Ибраһимовның хәтерендә шул дәрәҗәдә уелып калган ки, ул исемен-ниен үзгәртмичә, бөтен чибәрлеге, мутлыгы белән «Кызыл чәчәкләр» хикәясенә дә килеп кергән. Авылга бәхет эзләп килгән Солтанның шахта хуҗасы кызы Лиза белән байтак маҗаралары була…
«Безнең көннәр» романында прототип буларак хезмәт итеп, иң үзенчәлекле образга нигез булган шәхесләрдән берсе – Гыйлемдар Баембетов.
Г. Баембетов Уфа губернасы Бәләбәй өязе Чакмагыш авылында крестьян семьясында туа (1886–1932). Г. Ибраһимовның замандашлары арасында ул бунтарь, социал-демократлар партиясенең программасына туры килмәгән формада царизмга каршы көрәшеп йөрүче ярымэсер, ярыманархист буларак мәгълүм. Архив документларында ул эсер буларак телгә алына. Баембетов гел хәрәкәттә: Уфада, Петербургта, Казанда, сөргендә дә була. Элемтәләре бик чуар. Моның мисалы – Хаҗи Тәлаши белән аралашуы.
Хаҗи Тәлаши – мөселман дөньясына мәгълүм кеше. Ул чыгышы буенча Кавказдан, патша хөкүмәтенә оппозициядә торуы белән дан алып, Парижга китә һәм шунда рус телендә «Мусульманин» дигән журнал чыгара башлый. Россия тарихында, Герценның Англиядә торып чыгарган «Колокол»ы кебек, бу журнал да популярлыкка омтыла, татар язучыларына әсәрләрен сорап мөрәҗәгать итә. Анда, мәсәлән, Ш. Мөхәммәдев әсәрләре басыла; Тукай да «монда басылмаслык острый» әсәрләрен «Мусульманин»га җибәрергә әллә ничә тапкыр талпына. Советлар Союзындагы иң зур китапханәләрдә дә «Мусульманин»ның тулы комплекты булмаганлыктан, монда нәрсәләр басылганы турында сүз алып баруы кыен. Бераздан Хаҗи Тәлаши, журналга өстәмә итеп, Петербургта «В мире мусульманства» (редакторы – А. Датиев) дигән газета чыгара башлый. Тукай болардан шикләнә, хатларында дусларыннан сораша: «Син боларга ничек карыйсың?»
Тукай шикләнеп ялгышмый: Хаҗи Тәлаши провокатор булып чыга, Гражданнар сугышы чорында, Россиягә кайтып, Юденич белән очраша, аннан акча ала; Парижда, Стокгольмда совет гражданнарын үтерү кампаниясен оештыра, притоннар ача һ. б. Аны, чит ил газеталары фаш иткәч кенә, Швециядә кулга алалар. Бу турыда А. Н. Толстойның «Эмигранты» («Чёрное золото») романында бик төгәл мәгълүматлар бар. Г. Баембетов әнә шул пычрак шәхес белән 1909 елдан бирле хат алыша.
Вологдада сөргендә вакытта