җаваплары»нда, безнең уебызча, бер хат Хәлим Искәндәревнеке. Хатында ул шул чордагы Россиядәге политик атмосфераның кысанлыгына зарлана, идеалсызлыкны тәнкыйть итә, үзенең «Иртыш елгасы буенда караңгы гына бер авылда, изелеп, кыргыз, татар балалары укытып» ятканын әйтә. Халык җилкәсендәге бай малайларының, «укыйм» исеме күтәреп тә милләткә файдасыз кешеләр булып калуын әйтеп, «безнең өчен кулын сызганып, тезләнеп бала тәгълим кылучы мөгаллимнәр, файдалы кешеләр кирәк» ди. Хатта Грибоедовның «Горе от ума» әсәреннән өзек китерелә. «Бегу, не оглянусь, пойду искать по свету, где оскорблённому есть чувству уголок»86. Моны цитата итеп китерерлек татар шәкертен (хатта аның инициаллары гына бирелгән: X. И.) русча хәзерлеге көчле булган X. Искәндәрев дип уйларга шулай ук нигез бар.
1912–1914 елларда X. Искәндәров Троицкидагы «Дарелмөгаллимәт»тә (укытучылар хәзерли торган мәктәптә) татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул чорда аның мәктәп балалары өчен «Белек йорты» дигән дәреслеге – уку китабы басылып чыга. «Белек йорты»н Сәйфи Кудаш шул заманның «зәвык белән төзелгән зур хрестоматияләреннән» берсе дип бәяли87. X. Искәндәревнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге дә шул чорда башланып китә. «Йолдыз» газетасының 1913, 1914 елгы саннарында (№ 1093, 1103, 1113) ул «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән зур күләмле тәнкыйть мәкаләсен бастыра. Г. Ибраһимов әсәрләре турында бу тикшеренү заманында иң күләмлесе һәм иң төплесе булып саналырга хаклы: тәнкыйтьче биредә Г. Ибраһимов иҗатының иң характерлы якларын билгеләргә омтыла. «Әдиптә, – ди ул, – дикъкатьне алырлык бер мәел (тартым), көчле вә муаффәкыятьле бер мәел бар: ул шөбһәви… вә гомумән куркынычлырак урыннарны куертырга ярата». Шул ук вакытта тәнкыйтьче Г. Ибраһимовның стиль үзенчәлекләрен билгеләргә тырыша. Ул аның стилен «үзенә махсусрак, күз алдында чәчрәп тора торган бер стиль» дип атый. Ләкин тәнкыйтьче әдәбиятка иҗтимагый-социаль позициядән торып анализ ясый алмый әле. Г. Ибраһимов әсәрләрендә татар хатын-кызларының язмышы чагылу мәсьәләсенә тукталып, ул авыр язмышның социаль сәбәпләрен билгеләүгә кадәр күтәрелә алмый. Һәм шунлыктан тормышны каргаудан, өзгәләнүдән узмый. Тәнкыйтьче татар хатын-кызларының авыр язмышына сыкрана, сызлана, ләкин идеалистик фәлсәфәгә кереп бутала.
Үз чиратында Г. Ибраһимов тәнкыйтьченең журналистлык эшчәнлегенә югары бәя биргән. 1914 елда Сухумида вакытта ул X. Искәндәревкә хат яза. Бу хат жандармерия кулына килеп керә һәм копиясе мөселманнар яшәгән губерналарның жандарм идарәләренә җибәрелә. Г. Ибраһимов анда «Йолдыз»ның нашире һәм редакторы Һади Максудины редакторлыктан азат итү кирәклеге турында сүз алып бара. Башкалар бит, ди ул, газеталарны үзләренеке иттеләр. Безгә дә нигә шулай эшләмәскә? Газетаның рухын күтәрү күмәк көч белән эшләнә. «Безгә, шуңа күрә, күбрәк иптәшләр җыярга кирәк. Гомумән, мин сиңа Казанга күчәргә, шунда яшәргә киңәш бирер идем… Бу казанда һәрбер матбугат әһеле бер кат кайнап чыгарга тиеш… Бу кышны мин синең «Йолдыз»да эшләвеңне телим. Анда синең хыялыңны очырырга мәйдан зур.