көн кебек булган:
Урамда чалмалар тузган…
Йөрәкләр әрнешә, күзләр
Елый дәһшәтле бу көннән;
Ирекле көннәр үткән, бар
Халык аерылган иркеннән…
Шулай торган вакытта күк
Күкрәгән төсле тавыш чыкты;
Аларның аһ-зарыннан
Да көчле бер тавыш чыкты…
Тавыш-тын бетте шунда ук,
Нә елау калды, нә сүз калды…
Фәкать бер әрнү берлән шул
Урында канлы эз калды…
Шигырьгә искәрмәсендә М. Гафури бу әсәрнең казах-кыргызларның лашманчылыкка каршы күтәрелгән восстаниесенә мөнәсәбәтле язылганын әйтә. Китапта М. Гафуриның бу шигыре 1915 елда язылган дип хата җибәргәннәр. Казахлар восстаниесе 1916 елда була, һәм шигырь дә шул елны языла (дүрттомлык әсәрләренең 1980 елда чыккан икенче томында бу хата төзәтелгән).
Хезмәт армиясеннән кайткач, X. Искәндәрев Томск педтехникумында татар теле һәм әдәбияты укыта. Себернең күп кенә шәһәрләрендә мәгариф инспекторы булып йөри. 1927–1928 елларда Мәскәүгә килә һәм элеккеге Әсәдуллаев мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бераздан аны бу мәктәпкә мөдир итеп билге-лиләр.
1929–1934 елларда КУТВның (Коммунистический университет трудящихся Востока) татар бүлегендә татар теле укыта. Ул анда профессор Аллавердов җитәкчелегендә эшли.
X. Искәндәрев Мәскәүдә 1941 елга кадәр эшләгәнме, әллә аңарчы ук Казанга кайткан булганмы – моны ачыклап булмады. Сугыш вакытында ул Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укыта, укыту бүлеге мөдире булып эшли. Анда укыган студентларның хәтерендә калганча, Искәндәрев мәһабәт гәүдәле, яшел френчтан, сугыш елларындагы кышкы салкыннарда да затлы штиблетлардан, кепкадан, үтүкләнгән чалбардан йөри, тәмәкене бик еш һәм бик тәмләп тарта. Ара-тирә аның гарәпчә белгәнлеге сизелеп куя. Рус әдәбиятына, рус теленә ул чын мәгънәсендә гашыйк кеше, бернинди акцентсыз сөйләшә, дәрестә дисциплинаны бик нык тота. Үзенең югары культурасы белән ул күпләргә үрнәк була. Аның тышкы кыяфәте: мәһабәт гәүдәсе, җыерчык узган маңгайлары, френч, штиблет киюләре – нәкъ «Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйлныкы кебек. X. Искәндәрев студентларга үзенең биографиясенә кагылышлы бер генә деталь дә әйтми. И. Рәминең 1926 елда чыккан «Татар вакытлы матбугаты» белешмәләрендә X. Искәндәревнең унсигезенче еллар тирәсендә булса кирәк төшкән рәсеме бар: анда да ул френчтан, чәч юллары кыеклап ачылган, үткен карашлы, мәһабәт йөзле…
Йомгак ясап, шуларны әйтергә мөмкин: Г. Ибраһимов үзенең яшьлек дусты X. Искәндәревнең укымышлылыгына, эрудициясенә ничек югары бәя бирсә («Йолдыз»га редактор итеп куярга тели), «Кызыл чәчәкләр»дә Солтан да Фазыйлга башта шулай ихтирам белән карый: тормыштагы X. Искәндәрев тә, әдәби образ Фазыйл да лашманчылар армиясендә офицер чинында хезмәт итәләр; X. Искәндәревнең тышкы портреты, киенү манерасы белән Фазыйлның портреты, манерасы бер үк төрле. Ләкин болар әле аерым тышкы детальләр, аерым биографик охшашлыклар гына. Прототип социаль-политик карашлары буенча да әдәби герой белән охшаш булырга мөмкин һәм күп очракта ул шулай була да. Солтан,