эшлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; елар идек – әле күздән яшебез дә кипкән».
Логик яктан килгәндә, болай булырга тиеш: «әле күздән яшебез дә кипмәгән». Моны җөмләнең алдында «әле» сүзе булу да күрсәтеп тора. Моннан алдагы җөмлә дә «яшебез дә кипмәгән» булырга тиешлегенә ишарә ясый. Чөнки «бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде» ди шагыйрь, ягъни, болар әле генә елаган балалар төсле, тагын еларга әле күздә яшь тә кипмәгән.
«Ялт-йолт» журналында Тукайның үзе исән чагында, 1912 елның июлендә басылган бу текст. Моның корректурасын Тукай үзе укый алганмы? Журнал чыккан көннәрдә ул Казанда булганмы? Наборщиклар ялгышмаганнармы? Текстны укыгач, шундый шик туа.
Йомгак: бүгенге әдәбият галимнәре арасында текстология эшенә әһәмиятне көчәйтергә кирәк. Тукай һәм аның замандаш әдипләренең китапларын чыгарганда текстларны беренче чыганаклар буенча яңабаштан дөресләп, тикшереп чыгарга кирәк. Бу – күп вакыт, күп түземлелек сорый торган, ләкин галимнең эше, гомумән, түземлелектән гыйбарәт түгелмени?
Тик бер генә хәреф хатасы ул, ә әдәбият тарихы өчен аны төзәтү никадәр мөһим эш.
«Карурман»ны чыккан чакта…
I
Әдәбият тарихыннан шундый бер хәлне сөйлиләр: ХIХ йөз француз шагыйре Шарль Бодлер әле яшь, билгесез чагында танылган әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Теофиль Готье янына күрешергә килгән икән. Ихтимал, яшь шагыйрь француз әдәбиятының танылган вәкиленә үзенең беренче шигырьләрен алып килгәндер; ихтимал, аның өлкән әдиптән мактау сүзләре ишетәсе яки киңәш аласы килгәндер. Әмма Т. Готье аны сорау белән каршы алган:
– Сез сүзлекләр укыйсызмы? – дигән ул.
Бодлерның бәхете бар икән:
– Укыйм, – дигән ул, – һәм бик яратып укыйм.
А. Франсның язуына караганда, Т. Готье үз гомерендә бик күп сүзлекләр, белешмәлекләр, сәнгать, һөнәр турында күп кулланмалар укыган һәм сүзлекләрдән файдаланырга яратмаган язучыны язучы исемен йөртергә лаек түгел дип исәпләгән.
Нигә кирәк булды әле бу? Сүз башы бит «Карурман» иде. Шагыйрь Илдар Юзеевның шул исемдәге яңа китабын укыганда хәтергә төште бу, «Карурман»га кергән шигырьләрнең бер циклы тарихи темага язылган икән. Әнә шул шигырьләрне укыганда, шагыйрьнең бөтендөнья тарихы белән эш иткәнен, төрле чорларны, төрле халык вәкилләрен үзенә тасвирлау объекты иткәнен күрәсең. Монда ХVI йөз шагыйре, хан кабере сакчысы Мөхәммәдьярның сыкрану тавышын ишетәсең; монда зур акыл иясе, инквизиция корбаны Джордано Бруноның оптимистик авазын ишетәсең; китапта Пугачёвның көрәштәшләре Бәхтияр Канкаев һәм Мәсәгут Гомәрев; анда гали зат Н. Кибальчич һәм Х. Гримау, легендар шагыйрь Муса Җәлил… Никадәр язмышлар, никадәр тарихи материал, ничәмә-ничә шәхес. Шагыйрь әнә шулар арасында адашып, югалып калмыймы? Лирик хисләргә бирелеп, тарихи дөреслеккә хилафлык кылмыймы? Ягъни автор үз предметын яхшы беләме? Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин, Илдар Юзеев тарихи фактлар белән сак һәм төгәл эш итә,