тарафыннан чыгарылган бөтен продукцияне колачлап барырга тиеш дигән фикерне еш әйтәләр. Моның белән килешү кыен. Тәнкыйть элек-электән әдәбиятның төп «баганалары»на гына игътибар иткән. Чөнки әдәби барышны вак-төяк түгел, ә әлеге «баганалар» билгеләгән. Октябрь революциясенә кадәрге татар демократик әдәбиятында кем әсәрләре турында күбрәк сүз барган? Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал әсәрләре турында. Ә бит әдәбиятта болардан тыш йөзләгән шагыйрь, язучы булган. Күләм ягыннан боларны узып китүчеләр дә булган. Ләкин әдәби атмосфераны әлеге уртакул яки түбән әсәрләр түгел, нәкъ менә Ибраһимовлар, Тукайлар, Камаллар, Коләхмәтовлар, Әмирханнар тудырган. Шуңа күрә әдәби тәнкыйть күбрәк сүз алып барырга лаек әсәрләргә туктала икән, бу – табигый. Тәнкыйтьләүнең дә төрле формалары бар. Хәтта әсәр турында ләм-мим сүз булмау да – аңлаган кеше өчен тәнкыйть. Әлбәттә, бу – тәнкыйтьнең төп юлы түгел. Безнеңчә, начар әсәр дөнья күрсә дә, тәнкыйть берничә сүз белән генә булса да үзенең объектив сүзен әйтергә тиеш. (Ләкин мин һич тә әдәби тәнкыйтьтә мактау ягында гына түгел: әгәр дә гел мактауның зарарын кешеләр белсәләр иде, дигән борынгы акыл ияләреннән берәү, кешеләр үзләренең дошманнары белән сугышасы урында аларны гел мактап кына торырлар иде…)
М. Госмановның Татарстан язучылары съезды уңае белән язган мәкаләсендә бер тәкъдим бар: әдәби тәнкыйть белән янәшә китап күзәтү барырга тиеш, ди ул. Һәм моның рецензияләр, библиографик белешмәләр, аннотацияләр, «Яңа китаплар» витринасыннан торырга тиешлеген әйтә. Моны, әлбәттә, гамәлгә кертергә кирәк.
V
Яңа авторлар белән эшләү, яңа әсәрләр ачу, әдәби мәйдан турында берничә сүз.
Бүгенге көн язучысының, аның әсәреннән һәм иҗтимагый активлыгыннан тыш, дәрәҗәсен билгели торган тагын бер сыйфат бар: ул – язучының үзеннән соң килүче яңа буынга ярдәме.
Бу ярдәм меценатлык мәгънәсендә түгел, яшь язучыны бәллиләп «теплица»га кертү түгел, ә аның иҗаты формалашуга актив катнашу мәгънәсендә булырга тиеш. Игътибар итик: бүгенге поэзиядә актив катнашып, үз тавышларын ишеттереп килгән Ш. Галиев, И. Юзеев, М. Шабаев, Р. Фәйзуллин, Р. Харисов, Р. Гатауллин, Зөлфәт, М. Әгъләмов, Р. Мингалимовлар – заманында өлкән буын тарафыннан нәкъ әнә шундый «актив катнашу» процессын кичереп, иҗат мәктәбе узган кешеләр.
Яңа гына әдәбиятка борын төртеп килгән яшьләрнең Ф. Хөсни, М. Әмир, Г. Бәширов, Н. Исәнбәт, С. Хәким, Р. Мостафин, Г. Ахунов, Ш. Галиев, И. Юзеев, Ф. Миңнуллин, Т. Миңнуллин, Г. Рәхим янына килүләре – әлеге язучыларның әдәби процесска битараф булмаганлыкларын һәм әдәбиятны үстерү юлында уртак борчулар кичергәнен күрсәтә.
Үз әсәренең язмышын гына кайгырткан әдип ялгызак булып кала. Аның ни дәвамчысы, ни фикердәше, ни шәкерте булмый. Минем иҗатны күреп, бәяләп бетермиләр дип йөрүчеләр, гадәттә, әнә шулар арасыннан була.
Яңа авторларны ачу, аларга ярдәм кулы сузу, аларга каләм сынап карар өчен мәйдан бирүдә газета-журналларның да роле бик зур. Безнең газета-журналларыбыз