әйбәт, юньле радиоалгыч булып чыкты. Укытучылар бүлмәсенең бер почмагында радиоалгыч тора… Менә аның яшел индикаторы яна башлый. Бу могҗизалы аппарат мине планета белән таныштыра. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр французча, гарәпчә, немецчә, кытайча сүз ишетәм, җырлар тыңлыйм. Каһирәдәнме, Димәшкътәнме Коръән укыйлар. Кыска-кыска сигналлар, позывнойлар, Морзе әлифбасы арасына кайвакыт метеостанцияләрнең үзара сөйләшкәне килеп керә. Мин төннәр буе шулай Зур дөньяда сәяхәт итәм һәм, әлбәттә, үземне бик бәхетле сизәм. Дәрестән соңгы сәгатьләрдә гаиләле укытучылар өйләренә кайтып киткәч, мин аеруча зур бәхет кичерәм: мин «Маяк» тыңлыйм. Музыка бервакыт мине тәмам кешелектән чыгарды. Минем күңелне җилкетә торган, акылдан шашарлык дәрәҗәдә ашкындыра торган берничә җыр бар иде. Боларның нинди хасияте булгандыр, аны мин әле дә әйтә алмыйм, әмма бу җырлар минем яшьлек хатирәләрем булып мәңгегә күңелдә яши. Боларның беренчесе – «Пути-дороги» дигән җыр иде. Моны ул вакытта хатын-кызлар хоры башкара иде. Ул җырны Сергей Алымов сүзләренә Исаак Осипович Дунаевский язган икән.
Бегут, бегут пути-дороги… –
дип, хатын-кызлар әллә нинди эчкәре үзәк өзгеч тавыш белән мине әллә кая еракка чакыралар иде. Мин үземне, сихерле сиреналар тавышына әсәренеп, үзен бәйләп куйган мачтадан ычкынырга газапланган Одиссей кебек хис итә идем, бу хордагы кызлар мине гел еракка чакыралар иде. Минем авылда яшәвемнең, укытып йөрүемнең шулай итеп бер мәгънәсе калмады. Икенче җыр… Хәер, ул җыр тәэсиренә бирелгәнче, мин әле бу авылда беренче мәхәббәт хисенә дучар булып иләс-миләс килеп йөрдем. Минем бу дөньяда бер эшем дә кешечә рәтле булмады…
Мин мәктәп балаларының хор җитәкчесе, драма түгәрәге җитәкчесе, тагын әллә нинди җитәкчеләр идем. Мин тарих, география, конституция укытудан тыш, авырган, декретка чыккан кешеләр урынына рус теле, ботаника, зоология, физкультура… тагын әллә нәрсәләр укытам, өлкән пионервожатый, агитколлектив җитәкчесе, күрше авыллардагы башлангыч мәктәпләрдә штаттан тыш инспектор, колхоз фермасында газета чыгаручы, уку йорты советы, район китапханә советлары, колхоз комсомол комитетының бюро әгъзасы… тагын әллә нәрсәләр идем.
Шуның өстенә әле минем туганнан бирле хыялланган бер эшем бар: газета корреспонденты. Минем хыялымча, ул инде дөньядагы бөтен гаделлекнең патшасы. Минем район газетасында инде әллә ничә мәкаләм басылып чыкты, һәм мин горур кыяфәттә инде зур блокнот тотып колхозның яшелчә бакчасына, ат абзарларына, фермасына барам, сорашам, язган булам… Бераздан мине район газетасы гына канәгатьләндерми, мин «Яшь сталинчы»га («Татарстан яшьләре») үрелеп карыйм. Бәхет! Гали Хуҗи имзасы белән хат килә, киңәшләр бирәләр һәм минем мәкаләләрне баса башлыйлар. Ләкин мине бу газета гына канәгатьләндерми. Мин «Кызыл Татарстан»га үрмәлим. Күпмедер язмаларымны «газетада урын җитмәү сәбәпле» кайтарып җибәргәч, ниһаять, газета ихтыяҗына туры килә торган материал җибәрәм һәм «Кызыл Т�