тол калып, өч малай үстергән. 1941 ел июненең соңгы атнасында Мәрфугаттинең өйләнгән өч улы да сугышка чыгып китте. Өчесе өч көнне. Мәрфугатти аларның һәрберсен басу капкасында озатып калды, һәр улында оныклары бар иде, берсе – ике яшьлеге, әтисе арбага утырып хушлашканда, «Әт-ти! Әт-ти!» дип кычкырып калды. Мәрфугатти әнә шул улын тотып торды, ләкин күз яшен кешегә күрсәтмәде.
1941–1942 еллар эчендә Мәрфугаттинең өч улы турында бер-бер артлы өч кәгазь килде: Ватан өчен көрәшеп үлгәннәр. Мәрфугатти, һәр хәбәр килгәч, халык алдына чыгып елап йөрмәде, хәлен сорашкан кешеләргә:
– Шөкер, хәсрәтне күп күрдем, – дип кенә әйтә иде.
Кара кайгылы ул көннәрдән соң әле Мәрфугатти утыз еллар чамасы яшәде. Яшен кешегә әйтмәде. Халык арасында «аңа йөз яшь инде, тик ул күз тимәсен дип яшен яшерә» дип сөйлиләр иде. Ничек алай озак яшәгән ул?
…Мәрфугатти – урман карчыгы иде. Ул җәй буе урманда була иде. Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр, Мәрфугатти исә кояш чыкканчы кызу-кызу атлап китеп бара һәм төш җиткәнче зур су чиләген мөлдерәтеп кура җиләге алып кайта иде. Ата-аналар балаларын аңа ияртеп җибәрергә тырышалар һәм кичтән белешеп тә куялар иде.
– Мәрфугатти… Иртәгә минем Миңнисламымны ияртмәссеңме икән?
Бервакыт әни мине аңа ияртеп җибәрде. Кояш чыкмаган иде әле, мин гадәттән тыш ризасызлык белән йокыдан тордым, аны-моны капкаладым, йокы аралаш нәрсә капканымны белмәдем дә. Менә бервакыт әни, дулкынланып:
– Мәрфугатти! – дип пышылдады.
Ындыр арты киртәләре буеннан еш-еш атлап бераз бөкрәя төшкән карчык урманга таба чаба иде. Мин дә йөгереп чыгып аңа иярдем. Мәрфугатти урманга барып җиткәнче бер сүз дәшмәде. Урман буена килеп җиткәч, чиләген агач төбенә куйды да аның эченнән бер төргәк алды. Озын, туры, капчык сыман киндер күлмәк икән. Күз ачып йомганчы шул күлмәген өстән киеп куйды да баш яулыгын алмаштырды. Нәрсәдер укыгандай итте дә, тәвәккәллек белән:
– Йә, олан, башлыйк, – диде.
Башка көннәрдә без урманга кояш кыздырганда гына килеп җитә идек һәм, куак арасыннан сыдырыла-сыдырыла бер-беребез янына килеп, җыйган җиләкләребезне тикшерә идек. Чиләк тулуны тикшерү өч этаптан тора иде.
– Төбе яшьнәдеме? (Чиләк төбенең бер рәт җиләк белән каплануы безнең авылда шулай атала.)
– Синеке күпме булды? (Яртыга җитәрәк сорала.)
– Туламы әле?
– Туларга бер илле генә калды. (Безнең үлчәү буенча чиләк ырмавына җитәргә 4–5 см калган.)
Ашап, капкалап бөтенләй җыя алмаучылар, уен-көлке сөйләшеп, җыймыйча, аска үлән тутырып, җиләкне өскә салып мөлдерәтеп алып кайтучылар да була иде. Тулмаган савыт, чиләк белән урманнан кайту безнең авылда зур бер хурлык санала иде.
Мәрфугатти исә алай сөйләшеп тормады. Капчык күлмәге белән кураларны чожылдатып эчкә кереп китте һәм ике-өч сәгать буена миңа тамак кыргалап кына йөрде. Кояш кыздыра башлагач кына чожылдап куралар арасыннан чыкты да, мөлдерәп тулган чиләген салкын күләгәгә куеп, өстенә әрекмән япты.
– Инде