бөтен урамдагы кешеләрнең исемен барлап чыга идек. Ни өчен хатын-кыз исемен? Чөнки авылдагы хатыннарны «Йосып хатыны», «Гыйният хатыны» дип кенә атап йөртәләр, ә без – малайларга бу хатыннарның исемен ачыклау кызыклы бер уен, хәзергечә әйтсәк, «проблемалы мәсьәлә» була иде. Менә шунда арадан беребез:
– Ә Хәдичәттинең исеме ничек?– дип сорап куйды.
Ни гаҗәп, бу сорауга беребез дә җавап бирә алмады.
Беренчедән, Хәдичәтти «фәлән кеше хатыны» түгел, аның ире гражданнар сугышында үлеп калган, ул, авылда гомере буе ике-өч тол хатынның берсе булып, зур авырлык белән ике егет үстергән, аның иренең исемен без белми идек. Икенчедән, без малайлар өчен ул карчык шулкадәр якын, үз кеше иде, ул әллә кайчаннан бирле Хәдичәтти иде һәм аның исеме башкача булырга тиеш түгел кебек иде.
Хәдичәтти әнә шулай «исемсез» калды. Бу сүз – Хәдичәтти сүзе – башка хатыннарның исеменнән зуррак, киңрәк мәгънәдә иде. Ни өчен дисәң, ул безнең тирә малайлары өчен рухи бер ана булды, йомыш белән керсәң, Хәдичәтти җәһәт кенә базына чыгып китә дә, әбәт чиләге белән салкын катык алып чыгып, тавык үләнле хәтфә ишегалдына утырта иде.
– Менә, олан, катык ашап ал, – дип, үзе сине сөйләштерә башлый иде. Ә ул хикмәтле итеп сөйләшергә ярата иде, авыл халкы аны «сайландыра» дип әйтә иде. Хәдичәтти һәрвакыт рольгә кереп сөйләште. Мәсәлән, син, яңа күлмәк киеп чыккач, шатлыгыңа чыдый алмыйча, сәгатенә сиксән чакрым тизлек белән элдертеп, урамны узасың. Икенче көнне исә йомыш белән кергән җирдән Хәдичәттинең хәтфә ишегалдында катык ашыйсың. Ә ул болай сөйләштерә:
– Карале, кем, олан… Кичә карап торам, ярабби, бер матур малай, матур күлмәк кигән, ярабби, каты да чабып узды… И-и-и… Кем генә булды икән шул, беләсем килеп калды.
Синең катыклы кашыгың чирәмгә төшеп китә, кисәк бәргән бу шатлыктан синең тамагың буыла, һәм син шәрран ярасың:
– Хәдичәтти, минием ул, минием!
– Ә-ә, шулаймыни… – дигән була Хәдичәтти-артистка, – шулаймыни… Әйтәм җирле, бик каты йөгерәдериең… Яңа күлмәк тектеләрмени?
Хәдичәтти балаларны әнә шулай шатландыра белә иде. Хәер, балаларны гына түгел, үзеннән он, бәрәңге, ипи, крәчин алып торган кешеләрнең әҗәтләрен, әгәр мохтаҗлык аркасында вакытында түли алмасалар, Хәдичәтти гел кичереп (списать итеп) бара иде. Сугыш вакытында ул баласыз калды. Ике улы фронтта хәбәрсез югалды. Хәдичәтти дүрт кыш буе, үз өен бикләп, ятим калган фронтовик балаларына ана булып яшәде. Ул балалар Хәдичәтти аркасында әнисезлекне белми үстеләр. Хәзер алар республикабызда бик ихтирамлы кешеләр: кайсы мәктәп директоры, кайсы алдынгы төзүче-депутат, кайсы автохуҗалыкта зур эштә. Боларның икесе дәүләт орденнары алды. Ул орденнарның һәрберсендә, әлбәттә, Хәдичәттинең дә өлеше бар, Хәдичәтти бөтен урамга шулай икенче ана булып яшәде. Ике малае эзсез югалгач та, кешегә күз яшен күрсәтмәде. Гадәттән тыш сабыр иде, кайгысын колхоз эшендә баса иде. Ләкин язмыш Хәдичәттигә карата шәфкать күрсәтте, сугыш беткәндә аның уллары табылды. Бераздан алар кайтып төштеләр. Берсе еракка – Норильскига китеп урнашты, икенчесе, йортта калып, 15–20 еллар буе колхозда