Авылда бары тик Гыйльмениса апа гына әзерли торган чөгендерле катык. Үзе кызыл, үзе – катык. Яки яшел суган тураган катык. Уҗым катыгы аеруча тәмле. Монысы көз көне, җир туңдыргач, сыер көтүе уҗым басуында йөргәндә була. Язын, сыер бозаулаган көннәрдә, Гыйльмениса апаның өстәлендә мунча чыгышыңа – өчаякта кыздырган угыз сөте. Күмәч кебек күпереп пешкән, өсте кызыл элпәле. Кисеп ашый торган сөт!
Гыйльмениса апа кайвакытта бәрәңге белән сыйлый: менә монысы ак әмерхан, тәгәрмәчләп ярып пешергән, хуш исле, ярмалы. Ә менә монысы шәмәхә тышлы бәрәңге, кабыгы белән ярып пешерелгән, бу сорт безнең авылда бары тик бау ишеп көн күрүче Мөхәррәм картта гына бар. Моны утырту өчен аннан алыштырып алалар да аерым буразнада үстерәләр. (Хәзер безнең якта бу сорт беткән, шәмәхә кабыклы бәрәңгене сагынган кеше Масрада яшәүче берәүдән алып кайта икән.) Мич бәрәңгесе – монысы өчен «Лорх» әйбәт була. Гыйльмениса апа мичтән чыккан бәрәңгене агач табакка сала, өстенә су бөркә һәм, киндер ашъяулык каплап, парланырга куя. Көтеп утырасың – йортта тантаналы иминлек, шатлыклы тынлык, күңел бөтенлеге.
Шундый күңел бөтенлеге белән яшәүчеләр авылда байтак иде. Арадан берсе – Бүре Әскый. Моны, түбән очтагы биш малайлы Әскый белән бутамас өчен, һәр очракта да Бүре Әскый дип йөртәләр. Өй эчләре белән колхозда, урманда эшләп йөргән бу гаилә авылда тынычлык, сабырлык, киң күңеллелек белән аерылып тора иде. Бу – бик үзенчәлекле гаилә. Сөйлиләр иде: боларның күршеләрендәге Дәүләтша карт колхозга ике-өч ел соңрак кергән. Әскый – беренче елында ук. Колхоз уңышны мул биргән, буралар, капчыклар тулган. Дәүләтша абзыйның тышауламый-нитми атын урамга чыгарып җибәрә торган гадәте бар икән. Аннан, кирәк булгач, эзли, йөгән тотып ат чакырып йөри:
– Баһ, баһ, баһ…
Ат җавап бирми, күренми. Йөри торгач, Дәүләтша читән аркылы гына кычкыра:
– Әсхәдулла! Безнең ат сезнең келәттә түгелме?
Кереп карасалар – келәттә. Он бурасына башын тыккан да рәхәтләнә. Күз төпләренә кадәр ап-ак булган.
– Һай, рәхмәт төшкере, бар әйдә, бар, нишләп келәт пычратып йөрисең, – дип, Бүре Әскый атны куып чыгара. Әскыйнең келәт бикләмәгәнен сизеп алган ат анда еш кунак була.
Дөньяда иң тыныч урын кайда? Бүре Әскый сәкесендә. Бигрәк тә көзге яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда, Аларга егетләр дә, малайлар да килә. Чөнки егетләре дә, малайлары да бар. Керәсең, түргә узасың. Әскый үзе чабата ясый. Сәке тулы юкә, ясалганы, ясалмаганы. Өйдә тынлык. Сәкегә утырасың. Бераздан кырын ятып терсәккә таянасың. Бераздан ул терәүне аласың… Һәм искиткеч татлы йокыга таласың. Безнең авылда «ял итеп ал» яки «йоклап ал» дип сөйләшмиләр, бездә «таянып ал». Таянып алу – димәк, бераз йоклап алу. Әскыйләр сәкесенә артын төрткән кеше «таянып алмыйча» калмый иде. Бу сәкедә бөтен бер буын егетләре яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда «таянып» яшәделәр, аннан 41 нче елда сугышка киттеләр. Тагын шунысы бар иде: җәйге төнне егетләрнең кайберсе, үз өенә кайтып тормыйча, Әскыйнекеләр белән бергә алар печәнлегенә менеп йоклый. Чөнки йокының иң тәмлесе бары тик Әскыйләрдә