Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3


Скачать книгу

суырткан көн. Моңа бөтен гаилә катнаша, иртүк «баз өсте» дигән саргылт, хуш исле, урталай ярма бүрәнәдән эшләнгән каралтыда суырту машинасы көйләнә, һәркем бер җаваплы эшкә билгеләнә иде. Бу эштә тик әни генә катнашмый. Корт чакса, аңа һәрвакыт бүре уы (аллергия) була һәм ул, шешенеп, өчәр көн буе урын өстендә ята иде. Бал суырткан көнне безнең ишегалдына күрше-күлән керә. Әти умарта ачканда, кортлар дуламый, күршеләргә куркыныч булмый. Күршеләр дә юньле: савыт белән катык, каймак тотып керәләр (безнең сыер юк), әти исә аларның савытына ахак төсле, сыек, хуш исле бал тутырып бирә, тышы ачык зәңгәр эмальле чүмеч белән алып балаларына эчерә иде, тик ишегалдына чыкканчы авызыгызны гына юыгыз: кортлар аны гафу итми. Бал суырткан көнне йортка хуш ис тула, күршеләрдә дә, бездә дә бәйрәм була иде. Бәйрәмнең тагын берсе – бакчада алма җыю. Әти авылда бердәнбер алма үстерүче иде.

      – Иртәгә алма җыябыз…

      Август башларында бер кичне әти шундый хәбәр сала иде. Алма җыю… Һәр агачның үзенә аерым бер тәме, исе… Өстәге ботакларыннан әти саклык белән генә табагач ярдәмендә өзеп төшерә, ә без йөгерешеп җыябыз. Бер чиләк тула, ике чиләк, аннан куәс чиләге. Бакча уртасында җыйнак кына кибән, кипкән печәннән дөньяга хуш ис таралган. Алмалы чиләкләрне шул кибән төбенә китереп куябыз. Кипкән печән исенә алма исе килеп кушыла да баш әйләнеп китә, ә җылы кичтә бакча тутырып чикерткәләр чырылдый. Шундый бакча эчендә үскәнгәме, минем хәтер гел искә генә корылган. Әле дә шулай: унбиш көнгә башкалага командировкага барган идем. Ял көнне Новодевичье зиратына барып чыктым. Кабер өстендәге һәйкәлләрне карап йөргәндә, кинәт кенә чүмәләдәге печән (әле кибәнгә салынмаган) исе килеп бәрелде. Зиратның буш урынын чапканнар да чүмәлә куйганнар икән. Шуннан… шуннан кырылдым да беттем. Мин инде троллейбусны да, метро поездын да тоймадым. Иртәгесен ашыгыч билет алып Казанга кайтып киттем (бер атна вакытым бар иде әле), аннан ашыгыч рәвештә авылга. Ярый әле кайтканмын: бакчабызның печәнен чапканнар, иртәгеләргә җыярлык булмасмы дип кабартып йөриләр иде. Искә сизгер булу агач, печән, алма-фәләнгә генә бәйле түгел. Шәһәр урамыннан трактор узганда да, мин рәхәтләнеп калам: без кечкенә вакытта, басуга чыгып, җир сөргән трактор артыннан чабулап йөри идек. Күпереп яткан кара җир, куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялантәпиле балачак – барысы бергә хәтердә калган һәм хәтернең ул почмагын актарып кузгатыр өчен, трактор исе җитә кала.

      Әйе, печән исе, печән кибәне… Атасыз калгач, миңа олы ирләр эшләгән бик күп эшләрне сигез-тугыз яшьтән эшләргә туры килде. Мактанып әйтә алам: унбер-унике яшемдә мин бик матурлап, шеш һәм үзәк белән кибән куя, кибән очлый белә идем. Ундүрт яшемдә урман кисәргә өйрәндем: агачны кундырмыйча, үзең теләгән якка салу шактый зур осталык таләп итә. Ныгып бетмәгән мускуллар белән мин кләймәләнгән бик зур агачларны еккалап урман кистем. Хәзер инде урманны алай кисмиләр, йә төртеп егалар да өстерәтеп алып кайталар, йә «Дружба» белән рәттән – кунганын, кунмаганын сыпырып чыгалар. Агач