Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3


Скачать книгу

кайткан берничә истәлек әйберсе бар иде. Шуларның берсе – солдат уставы. «Подробная программа обучения молодых солдат пехоты» диелгән. Бу китапка патша нәселенә исәнлек теләп догалар, гарнизон хезмәте, эчке хезмәт, строй әзерлеге, политик әзерлек буенча главалар теркәлгән. Уставны Киев хәрби округы командующие приказы буенча төзегәннәр. Бу китап миндә кадерле мирас булып саклана, һәм өйгә килгән кунакларга мин моны һәрвакыт күрсәтәм. Хәзерге заман укымышлысын Достоевскийның утыз томы, Толстойның егерме дүрт томы белән гаҗәпләндерә алмыйсың, мин шуны аңлап бераз гына хәйләлим: теге уставны тоттырам. Ә анда мондый сүзләр бар: «Получать водку в казенныхъ винныхъ лавкахъ можешь только по записке своего ротнаго командира съ приложениемъ печати. Онъ же определяет место куда можно приносить и где пить спиртные напитки.

      Полезно сказать молодому солдату, что водка къ греху ведетъ. А очень ужъ понадобылось ему выпить рюмку – чтобы спросился у отделенного, сходилъ въ полковую лавочку и там выпилъ.

      Кстати будетъ разъяснить имъ, что въ полковой лавочке за 4–5 коп. два человека напьются вдоволь чаю и съедять по полбулки, тогда какъ за те же деньги они могутъ выпить по рюмке водки безъ закуски».

      Устав әнә шундый.

      Әти үз гомерендә аракы эчмәде. Умартачы булганлыктан, ул үзенә кайбер гадәт нормалары эшләгән һәм боларны закон төсенә керткән иде. Аның әйтүенчә, умарта кортлары кеше тәнендәге тир, одеколон һәм аракы исләрен яратмыйлар. Умарта янына чыкканда шуңа күрә ул юынып, чистарынып чыга һәм битлек кими, «курилка» дигән төтен савыты белән файдаланмый иде. Эчүчелеккә каршы нәфрәтне тәрбияләү өчен әтинең конкрет мисаллары була иде. Бер вакыйга истә калган. Көзнең бик ямьсез, кар явып торган сыек пычраклы көнендә безнең өйгә юештән калтыранган, лычма суга баткан чабаталы бер егет килеп керде. Бездән егерме биш чакрым ераклыктагы бер авылдан икән. Чәйгә утырттылар, әни аның аякларына коры оекбашлар бирде, чабата-ыштырларын мич алдына кибәргә куйды. Егетнең әтисе белән безнең әти яшь вакытта бергә мәдрәсәдә укыганнар икән. Әтисе шунда әфиун эчәргә өйрәнгән. Аннан гомер буе шуның белән иза чиккән. Менә ике-өч көн инде үзенә урын тапмый, газапланып ыңгырашып ята – эчәренә берни дә юк икән. Шундый көнне ул малаен ерак юлга чыгарып җибәргән: безнең әти бакчада күп итеп мәк үстерә иде, теге, бәхетсез, шуның кабыгын әрәм итмәвен, җыеп баруын үтенгән булган икән. Мәк кабыгында әфиун бар, шуны чайкап эчә икән.

      Төенчек тотып, көзге пычрак юлга кабат чыгып киткән бәхетсез егетне тәрәзәдән карап барыбыз да озатып калдык. Әти бу фаҗигагә зур игътибар бирде. Моны гел искә ала торган булды. Хәер, сүз солдат хезмәте турында иде бит әле…

      Гаиләдә ул төпчек малай булган, әтисез үскәннәр. Әбинең бу малайга өмете зур булган һәм аны, ерактагы Сатыш мәдрәсәсенә җибәреп, нәкъ ун ел укыткан. Мәдрәсәне тәмамлауга әти наборга эләккән. Элекке өяз каласы Мамадышка «каралырга» барганнар. Бер квартирга төшкәннәр. Әтине кырыс холыклы, туры сүзле Хәлил исемле абзыйсы алып барган. Җиткән егете белән квартирага тагын бер абзый туктаган. Алар да хәрби комиссиягә