әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр. Хәзер җыр башланачак. Ә безнең якларда көзге коры кичләрдә җырлый торган бер көй бар. Бу – озын, сагышлы көй. Аны сөйләп аңлатып булмый, аңа теләсә кем катнашып та китә алмый. Катнашып китү өчен кечкенәдән бу көйнең иң нечкә нюансларын сизеп үсәргә кирәк. Шулай булмаганда, катышсаң да, син моны бозарсың гына. Әнә берсе, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, башын бераз артка ташлады да җырлап җибәрде. Әнә икенчесе җырның әллә кай төшендә генә, сиздермичә генә катышып китте. Өченчесе, дүртенчесе. Бу хорда һәркемнең үз роле бар. Моны берәү дә бүлми. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: берәү җырны башлый. Икенчесе җырның билгеле бер урынында катышып китә. Өченчесе җырның ниндидер бер урынында болай гына тавыш биреп куя: «һау-һау» дип кушылып тавышын тәгәрәтә (русча моны «раскатисто» дип әйтәләр). Дүртенче берсе билгеле бер урында сызгырып җибәрә. Хәзер сәхнәдән җырлаганда җырның бер үк сүзен ике кеше ике вакытта әйтеп җырлау гадәте бар. Тавыш фазаларының бик азга гына күчүе аркасында җыр күп тавышлы, тулырак булып ишетелә. Әлеге көйне җырлаганда да шулай. Монда ике-өч кеше иҗекнең егермедән бер өлешенә генә артка калып тавыш бирә. Гадәттә, борынгырак, моңлырак җырлар алына.
Кәгазьгә төшерсәң, бу болайрак килеп чыгар иде.
Гармунчы аккорд ала: көйнең ахырын уйнап куя. Берәү башлый:
Тал тибрәтә (һау), тал тибрәтә (һау),
(Ике-өч кеше кушыла.)
Тал тибрәтә алмыймын шул,
тибрәтә алмыймын,
(Соңгы сүз бик озакка сузыла.)
Икенче яртысын алып китәләр:
Күз алларыма (арыма-рыма-ыма)
(Бу урында төрле фаза белән ике-өч кеше катыша.)
Китерәм, сөйләштерә алмыймын.
Җырның соңгы яртысын бөтенесе бергә яңадан кабатлыйлар.
Күз аллары(һау!)ма китерәм (һау!),
Сөйләштер-рәй (һау!) алмыймын.
Ачы һәм озын итеп берәү сызгыра. Гармунчы көйнең дүрттән берен боргалый-боргалый уйнап куя.
Бу ниндидер бер сихри хорга әйләнә. Бу көй бигрәк тә көзнең озын коры кичләрендә авылның бер почмагыннан ишетелсә, күңелләрне кузгата. Ерактан тыңлаганда аның көчле дулкыннар ритмы белән тәгәрәп таралуы искиткеч сизелә. Яңа Чүриле, Саба ягында моннан утыз еллар элек бу көйне шулай җырлыйлар иде. Яшь чакта мин Керәнле, Утар, Симет, Шыңар, Мичән егетләре белән военкоматка комиссиягә йөрдем. Товар вагоны түбәсенә тезелешеп утырып, 25 чакрым җир үтеп, Арчага килеп җиткәнче, безгә шундый 2–3 җыр җитә иде. Музыка фольклорчысы булсам, мин, һичшиксез, беренче чиратта Казан артындагы әнә шул көйне язып алыр идем…
Военкомат юлында комиссия торып йөрү, армиягә озату, сугышка чыгып китүнең һәрберсенең үз репертуары бар иде.
Армиягә алыну, каралып йөрү, китү, озату – болар бөтен авыл халкының игътибар үзәгендә була.
Утыз бишенче-кырыгынчы елларда колхоз идарәләре армиягә китәсе егетләргә искиткеч зур игътибар күрсәтәләр иде. Мәсәлән, сентябрьнең башыннан аларга ял бирелә. Кибеткә кайткан дефицит әйберләр беренче чиратта аларның гаиләләренә җибәрелә. Ниһаять, егетләргә иң соңгы комиссиягә