Басу капкасы төбе тулы халык иде. Бөтенесе дә эчке бер дулкынлану белән комиссиядән кайтучы егетләрне көтәләр. Менә бервакыт басу капкасыннан гармун үкертеп өч арба егетләр килеп керде. Атлар ярсыган, егетләр бераз төшереп алганнар иде. Кемдер, мактанып:
– Без – хөкүмәт кешесе, хәзер безгә нишләсәк тә ярый, – дип кычкырды, арбадан коелып, туган-тумачалары, сөйгән кызлары белән аралаштылар – шау иттеләр.
Шул арада бер почмакта шапылдаган тавышлар ишетелде – ә без, малайлар, шунда! – карасак, бер егетне әвәләп тә ташладылар. Эш зурга киткәнче тегесе сикереп тә торды, өенә таба ындыр артлап торып йөгерде дә. Аны куа китүче дә булмады, артык игътибар бирүче дә булмады. Бу гадәт ниндидер кыргыйлык булып хәтергә кереп калган. Ләкин еллар узган саен, мин бу гадәттә бабалар канының бер талпынуын, кешелек җәмгыятенең инстинкты тибешен күрә башладым. Күз алдына китерик: комиссиядән соң ун-унбиш көн эчендә авылдан утызлаган егет чыгып китә. Димәк, авыл бушап кала. Димәк, утызлаган кыз бу ел кышка егетсез керә, аулак өйләрдә алар моңаешып утырачаклар. Ә шул чагында – тегеләр салкын бураннарда, тауларда, чүлләрдә, диңгезләрдә ил иминлеген саклап, мәшәкатьле гомер кичергәндә – бер егет, Алланың кашка тәкәсе кебек, бөтен кызлар арасында берүзе кәпрәеп йөри. Андый егетне басу капкасы төбендә бер «иләп алу»ны ир кешеләрнең бу җәмгыятьтә төп көч икәнлекләрен аңлату, хатын-кызларның бер генә кеше игътибарына калу бәласеннән илне сакларга омтылулары дип, тарихи инстинкт авазы дип аңларга кирәктер.
Иртәгесен яшьләр җыю башлана. Китәсе егетләр чираттан кунак төшерәләр. Моны кайбер якларда «сөрән сугу» дип тә йөртәләр икән. Арча артындагы авылларда моны «яшьләр җыю» дип йөртәләр иде. Алынган яшьләр берничә көн буе урамда гармун белән йөриләр. Менә беренче рекрутның китәр көне җитә. Ул сөйгән кызыннан алган берничә кулъяулыкны төйни-төйни тезә. Аны кулына тота. Ат белән урам әйләнәләр. Китәсе егет капка төбендә кеше күргән саен арбадан сикереп төшеп күрешергә бара. Күп кеше аның кесәсенә акча сала. Мондый акчадан баш тартмыйлар, бу – кимсетми. Кайвакытта егетнең капчыгына ашау әйберсе дә салалар. Китәсе егет мәктәпкә яки укытучысының өенә кереп күрешеп чыга. (Монысы әле дә шулай.) Юл чатында бер кат күрешкәч, китәсе егет иң соңгы булып арбага менеп баса. Гадәттә, авылны чыкканда шул егет җыр башлый. Ахырдан озак еллар буена бу егетне әнә шул җыры белән искә алалар. Кайвакытта үз авылының исемен телгә алып җырлыйлар.
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,
Без Ташкичү бит әле,
Җырлау түгел, еларсың да –
Ташкичүдән кит әле.
1941–1943 елларда сугышка киткәндә дә шулай җырлыйлар иде. 1943 елдан соң андый нәрсә күзгә ташланмады. Чөнки авылда алай зурлап озатырлык егетләр дә, төялеп йөрерлек таза атлар да калмаган иде. Сугышка озатканда да якынча шундый җырлар җырланды. Тик кайбер өлкәнрәк яшьтәге кешеләр генә шактый трагик эчтәлекле җырлар җырладылар. Безнең авыл кешеләре, юл чатыннан чыгып киткәндә, бер җырны җырламый калмыйлар иде.
Без урамнан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз –
Сау