Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3


Скачать книгу

барырга рөхсәт биргәннәр. Ә Литвада мәчетләр бар. Руслар белән бергә хезмәт итү әтигә күп нәрсә биргән: ул камил рәвештә рус телен, русларның күп һөнәрен өйрәнеп кайткан. Аның, солдат тормышын (яшьлеген) искә алып, өйдә марш атлап җырлап йөргәнен әле дә хәтерлим. Ул үзенең олы улы – минем абыйны – солдатка әзерли иде.

      – Егетнең иң шәбе – солдат хезмәтен узганы, – дип сөйләргә ярата иде.

      Бу җөмлә минем колакка кереп, канга сеңеп калган, һәм мин кечкенә вакытта ук «абыйны армиягә алмый калмасалар ярар иде» дип котым чыгып кайгырып йөри идем. Абый соңыннан армияне генә түгел, сугышны да беренче көненнән соңгысына кадәр башыннан кичерде. Әтинең бу җөмләсе белән мин әдәбиятта да очраштым: Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында Биктимер карт улы Нургали белән шулай мактана.

      – Солдатка, ди, егетнең ни җиттесен генә алмыйлар, анда егетләрнең иң каймагын алалар.

      Әти кичләрен солдат җырлары җырлап, безгә марш атлап күрсәтә һәм хәрби тормыштан истәлекләр сөйли иде. Шул җырларның көйләре әле дә истә калган, әмма сүзләрен инде онытканмын. Берсенең текстында: «За казака не пойду» дигән сүзләр бар иде һәм кушымтасы марш атлау уңаеннан күтәренке тәмамлана иде:

      Ах, моя жёнка не годится…

      Әти өйдә дөрс-дөрс атлап, шул кушымтаны аеруча кычкырып кабатлый иде. Икенче бер җырында чиркәү кыңгыравының тавышы бар иде. Ул тавышны әти «дром!» дип, бас белән чыгара иде. Анысы ниндидер бунтарь казаклар җыры иде бугай. Текстыннан бер генә юл истә калган:

      Разобью, я разобью,

      Я сам в Россию уж не пойду…

      Дром! Дром!

      Тагын бер җыр кисәге әле дә колакта яңгырый:

      Тула, Тула, Тулая,

      Тула – Родина моя…

      Солдат уставыннан тыш, әтинең алып кайткан байлыгы – истәлек өчен солдатлар биргән открыткалар. Берсенең артына рус егете болай язган: «Люблю как брата родного. Вот мой адрес: 2-я Конная Армия, 2-я Запасная Украинская дивизия, 2-й запасной полк 1-й маршевый эскадронъ Сергей Сабурову». Открыткалар – Париж салоныннан, солдат күңелен кытыклый торган күренешләр белән. Боларның барын без белә идек, әмма әти балаларга андый открыткаларны күрсәтми иде.

      Солдаттан кайткач, әти Арчадагы русча-татарча икееллык школада укыган. Анда татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләгәннәр. Шулай итеп аның ике дипломы булган. Аннан ул бәхет эзләргә чыгып киткән. Элеккеге Самара губернасы Узин өязе Осиновые Гаи авылына барып чыккан, анда бер байның балаларын укыткан. (Бу авылда нәкъ ун елдан соң Зоя Космодемьянская туган.)

      Узин бае әтине үзендә калырга, әгәр калса, аңа үзенең кызын бирергә вәгъдә иткән. Әмма әтине ярлы, җирсез Казан арты тарткан. Бай әйткән:

      – Кайчан килеп керсәң дә, бер кызым, ярты байлыгым сиңа, – дигән.

      Әти Узин баеннан бер тавык йомыркасы алып кайткан. Авыл егете буларак, ул бай хуҗалыгындагы бик эре нәселле тавыклар белән кызыксынган. Чит илдән китерелгән бу нәсел тавыгының йомыркасы эре, сары тышлы