Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3


Скачать книгу

башлаган. Ул арада революция булган.

      Тәрбия өлкәсендә әтинең берничә таләбе бар иде. Моның өч пункты хәтердә калган. Ул таләпләрдән мин файда да күп күрдем, зыян да аз күрмәдем.

      Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә.

      1944 елда педучилищега укырга кердем. Малай-шалай, тәнәфестә ду күчереп, бер сугышып алабыз. Бервакытны Габделхәй исемле малай белән (икебез дә отличник, ул – староста, мин – профорг) шәп кенә уйнап алдык. Бәхетсезлеккә каршы, беребез этте, икенчебезнең терсәге тәрәзәнең дәфтәр зурлыгындагы бер өлгесенә кереп чыкты. Нишләргә? Болай, тәрәзәне көн саен аз-маз тишкәләп торалар. Ярый инде, ди Габделхәй, хезмәт укытучысы Сабир абыйга әйтербез дә куйдырырбыз. Ә мин риза түгел, әтинең еракта калган, онытылган шәүләсе миңа яный:

      – Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә…

      Һәм менә без директор кабинетында.

      – Ни йомыш? – дип елмая калын иренле, көдрә чәчле директор.

      – Без ни… тәрәзәнең бер кечкенә өлгесен ваттык…

      – Әһә, ярый, барыгыз…

      Без өстән тау төшкәндәй бәхетле чырай белән кабинеттан чыгып китәбез. Бер көннән безгә менә нәрсә мәгълүм була: малайларның директорга үз аяклары белән кереп тәрәзә ватканны әйтүе училищеның тарихында беренче очрак икән. Ун көннән икенче нәрсә билгеле була: Габделхәй белән безнең октябрь ае стипендиясен «тәрәзә ваткан өчен» директор приказы белән тотып калганнар. Ялгышмасам, 35 әр сум ала идек бугай. Дәфтәр кадәр өлге – җитмеш сум! Егерме елдан соң өченче нәрсә билгеле була: директорыбыз ул елларда дәүләт милкен шактый туздырган икән…

      Урлама. Кеше малына, дәүләт милкенә кагылма.

      Бу кагыйдә безгә тел ачылганчы ук, «дәүләт» сүзен аңлаганчы ук киртләнде. Бервакыт, мәктәптән дәфтәр урлаганда, мин моны онытып торырга тырыштым. Чөнки бу актны караклык дип түгел, ә бер зарури хәл, табигый эш дип кабул иттем. Шуннан соң әтинең бу кагыйдәсе белән гомер буе җәфа чиктем.

      …Гражданский киемне салдырдылар да хәрби формага төрделәр. Төн. Киемнәребезне капчыкка салып, караңгылыкта каяндыр каядыр атлыйбыз. Якында гына томан эченнән бер нәрсә үкерә, моны маяк диделәр, бик якында гына, имеш, диңгез. Ул вакыт-вакыт ух-ах килгән сыман, малайлар әйтә – шторм, имеш. Мин диңгез тавышын ишетмим дә, гел уйланып барам. Минем тәнемне әле генә кигән өр-яңа тельняшка рәхәтләндерә, минем бөтен киемем яңа, яңа киемнең хуш исеннән башым әйләнә. Минем беркайчан да болай бөтенләй өр-яңадан киенгәнем юк иде. Ә теге елларда, кибетләрдә күлмәк, чалбар материаллары аз вакытта, әти авыр сулап әйтеп куя иде:

      – Кечкенә улыма флотский күлмәк алып бирәм әле баегач…

      «Флотский күлмәк», аның нәрсә икәнен белмәгән килеш, минем каныма сеңеп, бәхетнең гөмбәзе сыман булып хыялыма керде. Әмма әти аны кигертә алмады. Әти белән әни бакча казыганда, мин балчык арасыннан ялтыравыклы бер тимер таптым. Чылбыр кебек ишкән. Мин инде моны чүкеч белән төеп боҗраларга аерырмын дип уйлап та бетермәдем, әти белән әни йөгереп килеп моны миннән алдылар. Һәм ах та