сроклы балачакның истәлеге булып 1916 елда әти утырткан көяз акацияләр, сиреньнәр, крыжовниклар, миләшләр тыгыз каралтылы авылда бер оазис булып утыралар. Аз гына җил истеме, күккә ашкан дүрт тополь шаулый. Ул топольләрнең нәселе каян килгәндер – аларның кәүсәләре аеруча якты-яшькелт, яфраклары бал белән ялтыраган. Аның сары сагызлы бөреләре коелган көннәрдә бакчада парфюмерия фабрикасы күчеп килгән сыман була – бала вакытта без ул бөреләрдән ислемай ясап карый идек…
Кеше үз гомерен бер елга алдан кайгыртса, иген иксен; ун елга кайгыртса, агач утыртсын; йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен дигәннәр. Әти ун елга кайгыртып агач утырткан, йөз елга кайгыртып кеше тәрбияләгән. 1955 елда хәрби хезмәттән кайткач, миңа әти укыткан Сикертән авылында мәктәптә рус теле укытырга туры килде. Эш бик авыр, әзерлегем җитми иде. Ләкин урамнан узганда, картлар мине туктаткач, эшнең авырлыгын онытып тора идем. Ә алар миңа болай дип дәшәләр иде:
– Син Сөнгат абый малаемыни инде? Ай, яшь чаклар… Ул безне урыс сабагына өйрәтте. Бик каты куллы мөгаллим иде. Күзебезне ачты. Син шуның малаемыни?
Бу вакытта миңа рәхәт, бик рәхәт була иде.
Укучы! Әгәр син июнь аенда безнең авылдан узсаң – безнең бакчага кереп чык. Анда син сап-сары кыңгырауларга төренгән карт акацияләрне, томалып-томалып чәчәк аткан канәфер агачларын күреп рухыңа рәхәт алырсың. Әгәр июль башында узсаң – барыбер безнең бакчага кер: чәчәк диңгезен күрерсең. Анда алабай чәчәге, алма үләне, сандугач тәпие, баллы куәт гөрләп утыра. Бакча өстендә баллы һава катламы. Рәшәткә кырыйларында гөләп агачлары «Менә без матурмы?» дигән сыман роза чәчәкләренә бизәнеп, хуш ис бөркеп утыралар. Ә август башында бакчаның бер куены кып-кызыл була: монысы кура җиләге. Бу агачларның барысы да уналтынчы елда утыртылган. Инде җай килә икән, җәйнең теләсә кайсы көнендә безнең бакчаны күреп чык: анда мәһабәт тавыш белән дүрт тополь шаулый. Аларның шавы тузган, арыган ми күзәнәкләренә ял бирә, кан юлларын иркенәйтә…
Нигә инде әти аларны тугыз-ун төп утыртмады икән?
«Елларга иминлек бирсен»
Минем кечкенә вакытта тыңлаган догаларымның берсе һәм иң еш ишетелгәне шул иде. Без кечкенә вакытта ук еллар бик әллә ни тыныч түгел иде. Моңа без ятлап үскән җырлар шаһит. Кайдадыр, Кытайда, канлы сугышлар бара иде һәм без җаныбыз-тәнебез белән Кытай хезмәт ияләре ягында, аларның азатлыгы ягында идек. Кайдадыр Испания җирләрендә сугыш бара, ә без җыр аркылы беләбез, безнең симпатияләр азатлык өчен көрәшүчеләр ягында.
Тынычлык, иминлек шулай бик кадерле, ул безнең халыкның рухына сеңгән иде. Әнә шуңа күрә карчыклар, кеше өенә килеп кереп түргә узгач, сәкегә әдәп белән янтаеп кына утырып, болай сүз башлыйлар иде:
– Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз?
Безнең авылда «исәнмесез» дип түгел, әнә шулай мәгънәле, озын итеп сәламләшәләр иде. Ирләр исә урамда очрашканда, йортка кергәндә бик гади сүзләр белән болай исәнләшәләр:
– Ни хәлләрдә тагын? («Тагын»ның