Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2


Скачать книгу

көннәр иде.

      Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота-йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хәерлегә булсын… Көтү кайткан вакыт иде, Ташлытау сабан туена чакырырга дип, әтисе килеп керде. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың-дың китереп бәреп ачтылар. Өйгә ачы бал исе тулды. Колхоз эшләреннән бераз бушаган вакыт иде, бер уңайдан күрше-күләннең ир-атын да дәшеп алдылар. Мондый мәҗлесләрдә бик сирәк була торган Шәйхи хәлфә дә бүген кыстатып тормады. Бер чокырны җибәрүгә, аның теле ачылды, көтмәгәндә үзенең яшь вакытларын тәмләп сөйли башлады.

      …Шәйхи солдат әсирлектән кайткан елны ике көн эчендә бөтен авылны шаккатырырлык ике эш эшләде. Атлары үлгән вакыт иде – әтисенең җыйган акчасын чәлдереп, Теләче базарыннан чем-кара бия алып кайтты. Солдат ике көн югалып торгач, картлар борчылдылар – Шәйхи солдат, төн уртасында гына шыпырт кайтып кереп, кара бияне лапас астына бәйләде. Өйгә керде.

      – Кайда йөрдең, дуңгыз? – диде әтисе.

      – Мин, – диде Шәйхи, – нәкъ син эзләгән бияне таптым, түшәк эчендәге акчаңны алып, Теләчедән кара бия алып кайттым.

      – Борчактыр инде синең, – диде әтисе мәрхүм.

      – Борчакмы, брохмы, – диде Шәйхи, – чыгып кара әле.

      Әтисе чыгып караса, лапас астында колакларын шомартып кара бия басып тора.

      – Ну задур егет икәнсең, – дип, карт нишләргә белми сөенде.

      Ә икенче көнне егет, кара бияне җигеп, күрше авылга китте. Анда әсирлектә бергә булган дус егете Әхмәдулла бар иде. Төн уртасында Әхмәдулланың капкасына атны бәйләде. Аларга шул көннәрдә генә ике кунак кыз килгән иде – Әхмәдулла Теләче базарында шуның берсен Шәйхигә димләмәкче булды. Келәтләренә барып керделәр, шырпы сыздылар. Чәчәкле ястык өстендә ике кунак кыз белән Әхмәдулланың сеңлесе чайрап йоклап яталар.

      – Кайсы синеке? – диде Әхмәдулла шыпырт кына. Түшәк кырыенда, ике озын толымына чорналып, калку күкрәкле, кыйгач кашлы берсе ята иде…

      – Менә, – диде Шәйхи, – шушысы.

      Солдат ялгышмады. Әйе. Керәсе ризык теш сындырып керә, диләр.

      Яшь чакта Шәйхи хәлфә бик күп мәзәкләр эшләде. Бервакыт шулай авылга килгән кунак кызны озатып куйды. Төз лапас астында тордылар. Тышта салкын, бозгак, каз суйган вакыт. Төз лапас ышыгына сөялеп кенә торганда, хуҗа хатын комганын күтәреп чыкты. Нәкъ егет белән кыз янына килеп утырды. Кунак кыз дер-дер килде. Шәйхи дә эчкәрәк шыкаймакчы иде – салам кыштырдады. Шуннан син күр дә, мин күр. Теге явыз сикереп тә торды:

      – Бу кемнәр була тагын, оятсызлар? – дип тавыш чыгарды.

      Шәйхи бишмәтен башына бөркәде дә чыгып йөгерде. Арттан шалтырап комган очты…

      Шулай да әсирлектән кайткан елны бер карчыкны кызык итте. Германнан электрик фонаре алып кайткан иде. Ул вакытта андый фонарь юк – кешегә күрсәтсәң, аны җен дип беләләр. Чоланда качып торды – исәбе тегенең кызы янына керергә. Кызы өйалдындагы бүлмәдә йоклый иде. Ни хикмәттер, монда да шул ук хәл чыкты. Кызның әнисе, кич ятар алдыннан бисмилласын укый-укый, комганын алып чоланга чыгуы булды – Шәйхинең аягына сөртенде.

      – Каравыл!