Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2


Скачать книгу

куып чыгарды, – дип, җиде пар күзеннән яшь коя, ди. Әйе…

      Мәзәкнең дәвамы булгандырмы, юктырмы, нәкъ шул вакытта бакча ягында баш түбәсенә чүмәлә кадәр печән утырткан Васфикамал күренде. Аның җир бетереп иртәрәк кайтуы икән. Шәйхи хәлфә җәһәт кенә мунча артына сызды, Шәяхмәт, әле генә кайткан булса да, куян фермасына тайды.

      Сугышның иң зурысы шул көнне чыкты. Хәер, аның кайсын иң зурысы дип әйтергә дә белмәссең. Инде шактый күрелде. Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, диләр бит. Васфикамал явызлыкка явыз, әмма акылы – хикмәт. Хәкимулла ничә тапкыр кичен өеннән чыгып китеп карады. Кайтмыйм, көтмә, дип китеп карады.

      Юк бит, акыллы хатынны аның белән җиңеп булмый икән. Берсендә кичен елый-елый капка янында аерылышты.

      – Йә, ярар, Васфикамал, – диде ул, күз яшенә тыгылып, – бәхил бул. Төрле вакыт булгандыр. Бәхил бул, яме? Мин тегермән суына төшәм… Бәхил бул…

      Караңгы булып килә иде. Васфикамал, иңенә шәлен салган килеш, баганага сөялеп калды.

      – Ярый, ярый, бәхил, бик бәхил. – Үзе шунда ук өстәп куйды: – Бар, бар, озак йөрмә, иртәгә эшкә киткәнче печәннәрне печәнлеккә мендерәсе булыр.

      Теге һаман киреләнде.

      – Ярый, көтмә мине, бәхил бул.

      Ә бераздан Миңлегалиләр капка төбендә ике тәмәке уты күренде. Кичке тынлыкта Хәкимулланың мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә иде.

      – Без инде иртәгә эшкә киткәнче печәнне мендерик. Васфикамалга авырга туры килә. Чүтки хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый… Иртүк кер инде син.

      …Кич көтү кайткан вакыт иде, Хәкимулла сәнәк күтәреп эштән кайтып керде. Сүзне Васфикамал башлады:

      – Кешенең ирләре ир төсле – ат җигәләр, ә син хатын-кыз арасында печән җыеп йөрисең! Хурлыгы ни тора!

      Шуннан барысы да буталды. Шәяхмәт, кеше-кара кермәсен дип, капкага арата салды.

      Васфикамал моны күреп тагы да ярсыды:

      – Әле сез малаегыз белән бергә капка бикләп мине кыйнамакчы буласызмы? Менә кыйнатырмын мин сезгә! Колхозның беренче ударницасы мин, белдегезме шуны? Сез әле капка биклисезме?

      Шәяхмәт тә, Хәкимулла да ык-мык иттеләр. Кая инде Васфикамалга кагылу, үзе тимәсә… Шәяхмәт тәмле тел белән тынычлык урнаштырмакчы булды.

      – Килен, сабыр, зинһар, сабыр. Нишләп без сиңа кул тидерик, ди? Аннан башка да борчулы вакытыбыз. Менә ат түләтәбез дип торалар. Бүген генә идарә утырышы булды. Сабыр, дим…

      Ат түләтү турындагы хәбәр Васфикамалны чыгырыннан чыгарды.

      – Әһә-ә-ә, алаймыни әле? Әле сез минем бер караңгыдан икенче караңгыга эшләгән белән ат түләмәкчемени! Тотмый торыгыз әле, яме!.. Тәгәрәп үлсәм үләрмен, сез уҗым бозауларын рәткә салырмын! Биетәм әле мин сезне исән булсам, биетәм… Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе, Ташлытаудан доктор язуын да көтүче юк бит, түләргә әзер торалар…

      Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче пошып, Ташлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде, Шәяхмәтләр ишегалдындагы ыбыр-чыбырны беткәнче