Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2


Скачать книгу

дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну, теле бит, теле…

      Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды.

      – Йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Бер ярты сәгатьтән айнырсың.

      Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан картлар… Килен күзләрен Шәйхигә текәде.

      – Йә, ничек, Шәйхи абый җаным, ни булган?

      Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды.

      – Менә нәрсә, җәмәгать, – диде ул. – Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, –дип, бер тарих та сөйләп алды. – Инде килеп дару мәсьәләсен әйтсәгез – моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өйдә бер җайсыз сүз чыктымы – бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш…

      Шул минутта, чыннан да, өйдә җылы тынлык урнашты. Васфикамал, көләч елмаеп, күзләрен сөртә-сөртә, Шәйхи хәлфәне ишек ачып озатты. Шәйхи артыннан Шәяхмәт, аннары карчыгы һәм бераздан килен дә, чоланга чыгып, баскычка утырдылар. Ташлытау ягыннан дымлы җил исә, күктә гөрелдәгән тавышлар ишетелгәләп куя. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп, еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе – бал катыш яшел башак исе таралган. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша.

      Бу арыш камчылаган кич иде.

      – Арыш камчылый, Хозыр галәйһиссәлам камчысын селти, – дип сөйләнеп, Хәбирә карчык ул кичне бисмилласын әйтеп морҗаларын ябып йөрде. Аныкын белмәссең, ул Хозыр белән дус. Имеш, узган ел арыш камчылаган кичләрнең берсендә аңа бер карт кергән.

      – Әссәламегаләйкем, – дип сәлам биргән.

      – Безнең өйдә ир кеше юк, сәламеңне ала алмыйм, түргә уз, – дигән карчык.

      Тегесе ап-ак сакаллы, ак күлмәк-ыштаннан, кулында таяк, ди. Бер тастымал җәяргә кушкан. Хәбирә карчык сәкегә ак тастымал салган.

      – Рөхсәтең булса, Коръән укыр идем, – дигән.

      Карт укыган арада, Хәбирә карчык тастымал өстенә ике йомырка китереп куйган. Карт укып бетергән дә:

      – Рәхмәт, килен, сәдакаң кирәк түгел, фекереңне сынар өчен генә кергән идем, – дип чыгып киткән. Өйалдына чыккан, ишегалдына чыкмаган, шуннан юк булган.

      Сезнең колхоз дигән нәрсәгездән…

      Урамда адәм аякланмаслык пычрак.

      Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява. Каз-үрдәкләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны уҗымга чыгарып булмый. Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр килә. Шуны сизеп авылда төн буе этләр елый. Һәрберсе оясына кереп, баскыч астына кереп, моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга соңга калган казлардан иртәгесенә юеш мамык кына калган була.

      Никадәр генә пычрак булмасын – Октябрь бәйрәмендә урам йөрергә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урамда йөрмичә ярамый. Ничә ел күргән ачлыктан соң бу – беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр.

      Урам буйлап халык төркеме килә. Иң