китте, шуннан китте. Озак сөйләде. Мәйсүфә карчык иң алгы рәттә кара хәсрәткә батып утырды: чолан баганасына ул җәймә белән эремчек асып киткән иде. Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә, карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең… Тизерәк бетерсен иде инде. Ләкин Улибаева аны яман сүзләр белән мәсхәрә итәргә тотынды. Моңарчы сөйләгәне ярый иде. Әйе, фронтка икмәк кирәк. Өч йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Пыркарур дөрес сөйли.
– Әгәр, – ди ул, – көн саен һәр колхозчы өчәр йөз грамм арыш урласа, безнең илдә илле-алтмыш миллион колхозчының һәрберсе көн саен шулай урласа… Бу урланган арышны бер эшелонга төясәң… Моның белән бөтен бер армияне унбиш-егерме көн туйдырып булыр иде.
Чыннан да, нигә соң бу ягын уйламаган Мәйсүфә карчык? Менә бит укыган кешедәге зиһен… Әмма Улибаева болар белән генә калмады.
– Син җүнсез, – диде ул, ак значок кадалган кара береткасын арткарак шудырып. – Әйе, җүнсез син. Иманың юк синең. Денең юк синең. Денсез син. Син җүнле булсаң, бүгенге көндә безнең сугышчыларыбыз үлмәсеннәр, сугыш тизерәк бетсен дип, кичен эштән кайткач намаз укыр идең. Ә сиңа алтмыш бер яшь. Денсез син. Синнән бүген «Кара Чыршы» колхозының бөтен халкы йөз чөерә, алар синнән баш тарталар, безгә мондый кеше кирәк түгел дип әйтәләр. Белдеңме, син нинди кеше?
Мәйсүфә карчыкның башы шаулады. Нәрсә сөйли инде бу мишәр хатыны, ә? Моның авызы әйткәнне колагы ишетәме, юкмы? Мәйсүфәме соң инде динсез? Ичмасам, аның карты Шәйхине әйтсен иде ул. Ни белеме бар, үз гомерендә намаз укымады. Улмы имансыз? Гомере буе колхозда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? Шулай ук бүген халык аннан баш тартамыни? Бу ни хәл бу? Арыш башын югыйсә шыпырт кына бөтен кеше әз-мәз уып өенә алып кайткалый иде.
Аннан судья ниндидер озын бер әйбер укыды.
Мәйсүфә карчык өзек-төтек кенә җөмләләрне мие белән тотып карады, ләкин аңламады.
– Властьны яисә хезмәт урынындагы хәлләрен явыз куллану, ягъни хезмәт урынындагы шәхеснең бары тик хезмәттә тоткан урыны аркылы гына алган һәм хезмәт вазифасы кушуы буенча булмаган яраксыз хәрәкәтләре нәтиҗәдә ачыктан-ачык учреждение яисә предприятиенең тигез эшләп барышын бозу, яисә аңа матди зарар китерү, яисә җәмәгать тәртипләрен бозу, яисә аерым гражданнарның закон белән саклана торган хокук һәм мәнфәгатьләрен бозу кебек эшләр тудырса, һәм мондый хәрәкәтләр хезмәт урынындагы шәхес тарафыннан өзлексез рәвештә яисә хиресле уй белән башка төрле шәхси мәнфәгатьләрне күзәтеп эшләнсә, гәрчә аның бу хәрәкәтләре авыр нәтиҗәләр тудырмаса да, ләкин хезмәт урынындагы шәхескә авыр нәтиҗәләр тудырулары мөмкин булганлыгы мәгълүм булса, РСФСР җинаять кодексының 109 нчы маддәсе буенча алты айдан ким булмаган мөддәткә нык аерым тотып иректән мәхрүм итү кулланылыр. Ләкин дә шул җинаять кодексының 96 нчы маддәсенә туры китереп, дәүләт яисә җәмәгать милкен урлау юлы, үзләштерү, әрәм-шәрәм итү, хезмәт