кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар. Мин шушы колхоздагы бөтен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан килсә…
Борһан биреште:
– Ну, ярар, – диде ул, – мин әле тегеннән-моннан түгел, әтвитственность ягыннан гына әйтәм. Миңа нәрсә – мин партийный түгел, гулый баш – сам знаш…
Иртәгесен, ак тула оек өстеннән чабата киеп, алты кеше йомшак кара җир өстенә бастылар. Бу арык ирләр нәкъ торналар төсле күренәләр иде. Иң беренче учны Шәйхи карт сибеп, көйгә генә атлап җир өстенә кереп китте. Аннан Шәяхмәт. Аннан Заһри кода. Анысының үз гомерендә муенына тубал кигәне булдымы икән? Аннан карсак буйлы Борһан, тагын хәлсез генә ике карт. Тырыс-тырыс… Учтан сибелгән ашлык тубал кырыена бәрелеп шундый тавыш чыгара. Арттан каргалар йөри. Тырыс-тырыс…
…Улибаева дүрт көннән соң гына әйләнеп кайтты. Шәһәрдә киңәшмәдә булган икән. Тимерханнан көзге чәчүнең барышы турында мәгълүмат сорады. Чәчү тәмам иде. Уполномоченный ниндидер хәл булганын сизенде булса кирәк – ак значоклы кара башлыгын арткарак шудырып тәмәке кабызды. Берәр кискен сүз әйтер алдыннан ул һәрвакыт шулай башлыгын арткарак шудыра.
– Нәрсә, Вәлетдинов, монда да танк коткардымы?
Тимерхан да тәмәке кабызды.
– Юк, иптәш Улибаева, көн чәчтек, төн чәчтек, танктан башка гына. Ә теге солдатлар, басу капкасыннан чыгып киткәндә, Шәйхи абзыйның киртәсен эләктереп җимереп киткәннәр… Анда борылырга бик җайсыз шул.
– Йә, дөресен әйт, кул беләнме?
– Ну, шту сез…
– Дөресен әйт, кул беләнме?
– Юк дим, юк. Сез нәрсә, ул хәтле минем башыма тай типкән дип белдегезме?
– Ну хәзер кырга барып тикшереп тотсам, мин сине трепакага бастырам. Дөресен әйт, үзеңә җиңел булыр ахырдан.
Улибаева кырда озак йөрде. Басуга буеннан-буена юл-юл булып чәчкеч эзе сузылган иде. Бу Вәлетдинов җендер… Ничек эшли алган ул уполномоченныйдан башка моның кадәр эшне? Гаҗәп. Нигәдер халык ярата үзен. Тамаклары ач, ә сүзен тыңлыйлар. Райком секретаре да ярата. Үзенә инде ике кисәтү бирделәр, ә барыбер секретарь шуның белән дус. Белмәссең…
Улибаева юлдан эчкәрәк керде. Кинәт кенә аның үпкәсе бугазына күтәрелде. Юлдан ун-унбиш адым кергәч, чәчкеч эзләре күренми иде. Әһә… Аңлашылды… Барысы да ачык. Тизерәк районга хәбәр итәргә. Яраткан председателегез хөкүмәтне алдый, дияргә. Тизерәк комиссия җибәрсеннәр… Зур җинаять… «Кара Чыршы» колхозында зур җинаять ачылды. Җинаять эшләре кодексында әйтелгәнчә…
Идарәдә тын гына, тәмле генә әңгәмә бара иде. Борһан, сүнгән тәмәкесен авыз кырыена кыстырган килеш, хисапчы өстәлендәге чут төймәсен шалт-шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен икенче берәүгә сөйли, алар янында йомыш белән килгән тагын бер-ике карт таякларын кочаклап утыралар иде.
– Юк, – ди Борһан иптәшенә, – синең белән аерылышкач, әле мин Әбрарга кердем. Ул, ызначит, чыгарып куйды бер ярты, аны сындырдык, – чут төймәсе шалт итте. – Аннары кайтышлый Сәүбән очрады. Бу әйтә, минем, ди, слушай, ди, җыеп куйган берәү бар, ди. Бераздан аны да салганбыз – менә булдымы өченче ярты. –