мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. Чардуган янына атлы арба килеп туктагач, Васфикамал шомланып куйды. Бу зрәгә түгел, ниндидер бер хикмәт ясарга йөриләр, дип уйлады. Иренә әйтеп тормады, башына арыш капчыгы бөркәнде дә, юеш клевер басуын ярып, чардуган янына йөгерде.
Ул килеп җиткәндә, Борһан лом белән чардуган такталарын каерып ята иде. Васфикамал бер мәлгә тынсыз калды. Йөрәге сикерә башлады. Иренең коточкыч гарип булып кайтуына, сугышның аларның бәхетен җимерүенә һәм дөньяның башка бик күп җәбер-каһәренә ачудан аның йөрәгенә күптәннән инде кара кан укмашкан иде. Кинәт кенә әнә шул кан таралып китте. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлеге менә шушында икән! Васфикамалның күзен кан басты, борын яфраклары дерелди башлады. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлегенә гаепле кеше Борһан икән! Васфикамал җан ачысы белән Борһанның кара сатин күлмәге изүеннән чорнап тотты. Борһан югалып калды.
– Яле, яле, тилердеңме әллә? – дип елмаймакчы булды, әмма күлмәк изүеннән чытырдап сәдәпләр очкач, моның уен түгеллегенә тиз төшенде. Шуңа күрә ул, ачылып калган йөнтәс күкрәген аерылган күлмәге белән каплый-каплый, аты янына таю ягын карады. Йөгән сабагын дугага күтәреп бәйләгән арада мыгырданды: – Иреңә баш булдым дигәч тә… Миңа да баш булмакчы икәнсең, фәлән итим… Кара син аны, ә? Атаң булырлык кешегә кул күтәрергә… – дип сөйләнде, үзе һаман ат башы тирәсенә шыкайды.
Васфикамал ул арада инде Улибаева каршында басып тора иде. Улибаеваның бу авылда үзенә каршы эндәшкән бер генә кешене дә күргәне юк иде әле. Шуңа күрә ул да югалып калды: Борһанның күлмәк якасын күз ачып йомганчы тетеп салган хатынны, ихтимал, өркетүе авыр булыр… Ләкин Васфикамал һөҗүмгә үзе күчте. Тик тамак төбенә менеп җиткән үпкәләре генә аңа тын алырга ирек бирмәде.
– Синең ни хакың бар каберне мыскылларга? – дип кычкырды ул, Улибаеваның битенә якын ук килеп. – Халык белән шаярырга ни хакың бар синең, әҗәткана, ә? Сиңа кем кушкан кабер актарып йөрергә? Сине районнан шуның өчен дип җибәрделәрмени, килмешәк? – Васфикамал үкереп елап җибәрде. – Әнә минем ирем бүген-иртәгә гүр иясе булырга тора, ярты авылның ирләре сугышта кырылдылар. Син безне шулай мыскыл итсен дип кан койдылармыни алар, ә? Ник йөрәгемә тоз саласың син?.. – Ул, алъяпкыч итәге белән битен каплап, ярсый-ярсый елады.
Улибаева йомшады. Кинәт кенә ул үзенең каршында басып торган ябык тәнле, үткен күзле бу чибәр хатынның хаклы икәнлеген аңлады.
– Сеңлем, кызма әле син, кызма, – диде ул. – Кызма. Менә бүген ярты көн инде шушы тирәдән кеше өзелми. Мине сезнең колхозга вәкил итеп җибәрделәр. Үзең уйлап кара: белергә тиешме мин монда в чём дело или юкмы? Нинди урын бу? Ник монда карт-коры килә? Почему, алай кадерле булгач, аны зиратка күчермисез? Колхоз басуында бу нинди музей, понимаете ли…
Ләкин Васфикамал тынычлана алмады:
– Суң менә үзең уйлап кара, – диде ул, күз яшенә буылып, – ирем ярты-йорты сәламәтлеге белән әле ун-унбиш көн элек кенә шушы чардуганны рәтләп кайтты. Ә син районнан килгән башың белән…