Булмады, бәхет булмады. Яңа өйдә малай үстереп, колхозда парлап эшләп гөр килеп яшәп булмады. Каһәр суксын дөньясын, сугыш башлаучы явызларның муеннары астына килсен!
Мәетне кабергә төшергәнче, кечкенә Нәриман чыркылдап көлеп кызыл балчык өстендә уйнады. Тик ак марляга төрелгән киңчә гәүдәне иңдергәндә генә кычкырып елый башлады:
– Әттә! Әттә! Монда мен! Монда мен!
Хәкимулла үлеп, бер-ике көн торгач, аны Хәбирә карчык төшендә күрде.
– Ләхетемне тар алдылар, әйләнеп ята алмыйм, – дип зарланган, имеш. Бу хәбәр карчык-коры арасында козгын кебек шом салып йөрде…
Шуның белән Атҗабар Хисмәтнең соңгы минуты турындагы сер мәңгегә җиргә күмелде. Бичара Хәкимулла, аңы ачыкланган саен, Хисмәтне күмүе турында сөйләмәкче була һәм һәрберсендә припадкасы кабатланып бу вакыйга томан эчендә кала иде.
«Хәбәрсез югалган» Хисмәттән исә Атҗабарга карт анасы, хатыны һәм балалары һаман да хат өмет итәләр иде…
Беркөнне шатлык Шәяхмәтнең дә ишеген тапты.
Нургали сугыш беткәннән соң бер-ике ай Көнбатыш Украинада хезмәт итте. Авылга көн саен дип әйтерлек шатлыклы хәбәр килеп торганда, Нургалинең дә үзен көткәндә, аннан бер карточка килде. Ул рәсемдә Нургалиләр взводы стройга басып төшкән, алдан икенче булып күпме кешене яшь түктергән, җәфа-хәсрәт чиктергән Нургали басып тора, ул элеккегә караганда олырак чырайлы, калынайган, әйтерсең лә зур кара күзләрен әтисенә текәп әйтеп тора:
– Менә, әти, мине гафу иттеләр, мин хәзер чорма тузанында ятучы куркак Нургали түгел, ә фашистларны кыйнап кайткан батыр сугышчы, менә мин ничек иптәшләрем белән бер сафта басып торам, – ди.
Зур шатлык Шәяхмәтне урамга куды.
– Һе, кара син аны, безнекен әйтәм. Гернадирмени! Икенче генә бит, ә! Мин үзем дә стройда өченче булып баса идем. Стало быйть, паруда шундый. Эре сөякле. Солдатка егетнең ни җиттесен алмыйлар аның, – дип сөйләнә-сөйләнә, рәсемне күрсәтеп йөрде.
Ул көнне чәй янында сүз Нургалинең велосипедын чистартып кую турында гына барды. Изүне чишкән Шәяхмәт, кәрәзле балны китеп каба-каба, чәйне күп эчте, сүз эчкәрәк кереп китте:
– Сәвит хөкүмәте диләр аны беләсең килсә, агайне. Тәки кеше иттеләр бит малайны, әй. Әнә элекке заманда ничә еллар кәтер китүдән куркып дезертирлыкта йөрүчеләр була иде. Ә безнеке кичерде, безгә ярдәм кулын сузды. Сәвит хөкүмәте диләр аны. Башка заман булса, нитукмышты… – Фәлән-төгән дип озак сөйләнде, соңгы дүрт ел эчендә генә агарган мыек бөртекләренә тир бәрде, муенын, битен тастымал белән сөрткәләп самавырны саркытканчы эчте дә эчте. Исәбе – чәй эчеп бетергәч тә Нургалигә хат яздыру, аннан, кичкә таба зиратка барып, Рәмзия каберен төзәткәләп, чәчәкләренә су сибеп кайту иде.
Шәһитләр каны – изге кан…
Ташлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады.
Станция