валын салмак кына Рига пляжына тәгәрәтүен хәтерләтәдер. Бәлки, чыннан да шулайдыр… Ә программа менә дәрес ахырында кабатларга, материалны ныгытырга куша.
До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…
До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…
Таңнар кайда да матурдыр…
Җәйге каникулга кайткач, Гыйззәтуллинның бер көне авыл белән танышып үтте.
Аларның авылында зур су юк. Әүвәл-әүвәлтеннән суны көрәкләр белән кәз кисеп буып куялар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. Эссе көнне ул су бик җылы була, кояшны аз гына болыт капласа суына. Бала-чага бик күп җыелса, суы болганчыклана, судан чыкканда, борын асларына, ияккә, күкрәк чокырларына ләм утырган була. Җәй бик коры килгәндә, ул су да кибә, эссе көннәрдә каз-үрдәк авызын ачып әлсерәп, тавышлары бетеп тилмереп йөри. Ап-ак казлар каралып, керләнеп бетәләр, хуҗаларына мөлдерәтеп карап, каңгырашып капка күләгәсендә торалар. Авылда су кибү – зур эш. Моны бөтен тереклек иясе авыр кичерә. Дөрес, эчәргә су бар. Авылның өч-дүрт җиреннән менә дигән чишмә чыга. Һәр чишмәнең үз исеме бар. Чишмә суы кимеми. Әмма инеш суы кипкәч, казлар каралгач – Гыйззәтуллинның сынаганы бар – халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана. Холыксызланган кеше моның сәбәбен белми, аңламый, әмма Гыйззәтуллин моны бик яхшы аңлый: сусызлык хикмәте бу. Училищеда укый башлагач, Гыйззәтуллин үзенең бу күзәтүләрен тагын да тирәнәйтте. Бигрәк тә психология фәнен өйрәнгәннән соң. Аның инде үзе нык ышанган билгеле бер карашлар системасы бар. Бөтенләй сусыз авыллар була: анда кое белән генә көн күрәләр. Ярым-йорты сулы авыллар була, авыл уртасыннан инеш ага, чишмәләр ага, кечерәк кенә буалар була. Зур сулы авыллар бар: авыл читендә, көзгедәй ялтырап, болын суы җәелеп ята, җилле көннәрдә ул су ярларына чап-чоп бәрелеп утыра, су өсләрендә төнбоек, яр кырыйларында серле, куркыныч камышлыклар… Бакча башларында әллә ниткән басмалар, таллыклар, тугайлар… Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа бәйле. Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була. Вакчыл булмый, киң күңелле, шәхси байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма хөр тормышны ярата. Эшне җиңелдән эшлиләр. Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы, гайбәтчән, көнче була. Ирләрендә ирлек сыйфаты җитми, хатын-кызны каһәрләүчән булалар, саранлык, баерга омтылучанлык белән аерылып торалар. Аларны да гаепләп булмый. Менә син миең кибәрлек эсседә йон оекбаш киеп арпа сугуда эшләп кара. Оекбашыңа ничә миллион арпа кылчыгы җыелыр икән? Шуның белән көне буе йөр. Колак тишегеңә, борыныңа – тузан, күлмәк эченә кылчык, кибәк тулсын. Шул көе көне буе эшләп кара да иртәгесен тагын шул киемеңне ки. Зур сулы авылның нәрсә аның? Эштән кайталар да чишенеп ташлап суга чумалар, колач салып, кушаяклап тибеп бер йөзәләр. Анадан яңадан туган кебек буласың. Ул арада шул ук суда кер чайкап алалар, ул арада эссе кояш астында кер кибеп тә өлгерә. Зур сулы авылда тузан да булмый…
Чишмәле, инешле авылның да эш ярыйсы. Болар колхоз эшендә бик актив, боларның колхоз һәрвакыт алда, каралты-кура таза, холык-фигыль уртача. Чишмәле авылның тагын бер ягы бар: чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була. Мәсәлән, Гыйззәтуллин үзе. Гыйззәтуллин җырлый белми, әмма