Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1


Скачать книгу

ул төнне төне буе ашыйсың. Кәбестә, кишер, суган – нәрсә бар, барысын да. Икенчедән, ул төннән соң дәрескә бармаска рөхсәт ителә. Иртән сәгать өчләрдә кайтып йокыга таласың, таласың… «Минем иртәгә дәрескә барасы юк бит әле» дип йокыга яту – үзе бер ләззәт. Иртән кычкырышып сикереп торалар, чәйгә йөгерәләр, бераздан бүлмәне җыештыралар. Син боларның барысын да сизеп йоклыйсың. Аның саен йокыга тәм керә бара. Менә-менә сине караватың-ниең белән күтәреп күчерәләр, менә кемдер мыш-мыш килеп синең карават астында идән юа, җәфалана, ә синең эш – йоклау! Рәхәт бу дөнья. Менә сине яңадан үз урыныңа күчерәләр, ашыгып дәрескә чыгып йөгерәләр. Бөтен төкләрең белән сизеп йоклыйсың: менә педагогика укытучысы класска керде, менә берәүне бастырды, теге малай, әлбәттә, газап чигә, ә син киерелеп йоклыйсың… Сиңа бу вакытта берни дә кирәк түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү мәсьәләсе дә, гөберле баканың ашказаны системасы да, сыйфат ясагыч кушымчалар да, хәтта Елизавета патшаның ничә күлмәге булуы мәсьәләсе дә сине кызыксындырмый. Ләкин складта уздырган төннең тагын бер күңелле ягы бар әле: склад мөдире һәм шундагы бөтен складларның төнге каравылчысы Сабир абзый – хикәяче. Искиткеч ипле, җайлы кеше. Педучилищеның каравылчысы да педагогиканы белә торган кеше була икән! Ул төннәр буе утырып сөйләргә ярата.

      Сабир абзый мичтән күмер алып тәмәкесен көйрәтә. Тирән сулап куя. Бүреген салып, яртылаш агарган чәчләрен сыйпап ала.

      – Миңа ничә яшь дип уйлыйсыз?

      Без кишер, кәбестә тутырган авызларыбызны ярым ачып аптырап калабыз. Илле? Алтмыш?

      – Юк, – ди Сабир абзый, – миңа нибары кырык сигез. Берегез дә белмәдегез. Ә бу чәч нидән агарган дип уйлыйсыз?

      Без тагын җавап бирергә омтылып карыйбыз. Җәфа күрүдән? Кайгы-хәсрәт күп күрелгәннән? Әлтафи мәсьәләне биологик юл белән чишмәкче була. Организмда тиешле витамин җитмәгәнлектән, янәсе.

      – Юк, – ди Сабир абзый, борыныннан акрын гына төтен өреп. – Беренче тапкыр фашистлар белән очрашканда шулай агардым. Ярты сәгать эчендә. Сезнең кеше асканны күргәнегез бармы? Юк. Күрергә язмасын. Кырык беренче елны Смоленск өлкәсендә беренче тапкыр разведкага бардым. Мин разведкада идем яраланганчы. Үзебезнең старший лейтенант, мин и тагын бер латыш малае. Таза, әллә ничә фашистыңнан кәтлит ясарлык. Ну, минем дә куәтле вакыт. Төн уртасында, шуышып кереп, авыл кырыендагы бер ташландык мунчаның очырмасына урнаштык. Задание: авылда нинди часть тора, штаб йорты кайда, таш юлдан нинди техника килә – һәммәсен дә хәтергә алырга. Атарга, тавыш чыгарырга ярамый. Бездән мәгълүмат алып кайту гына сорала. Яктырды. Черек түбә ярыгыннан карап ятабыз. Кая эләккәнбез дип уйлыйсыз? Авыл советы йорты янына. Авыл читендә ике катлы йорт. Бездән нибары илле-алтмыш метр читтә. Урам тулы мотоцикллар. Иртән хәрәкәт башланды. Тын да алмый ятабыз. Безгә төчкермичә, ютәлләмичә көн уздырасы гына калды. Безнең позиция шәп. Күзәтәбез. Немец малайлары шат күңелле халык булып чыкты – штаб малайлары булды, ахрысы. Урамга чыгып, котелоктан су салып