өендә торып укыганнарны кем тикшерә? «Әгәр мин дәресемне яхшы беләм икән, минем ничәдә ятып йоклавымда кемнең ни эше бар?» – дип дулаган була ул. Ләкин Әлтафи немец теле укытучысының бер мәкале белән аның авызын каплый:
– Чебен дулап тәрәзә вата алмый.
Шуннан китә маҗаралар. Караңгырак почмактагылар тикшерүче укытучы чыгып китүгә чишенмичә генә урыннарына тәгәриләр. Мәсәлән, Әркәшә гел шулай. Аның эш рәхәт: иртән ашханәгә кайнар чәй алырга йөгергәндә аның кеше шикелле ашык-пошык киенеп ятасы булмый. Ул беренче булып барып җитә.
Бүген маҗаралар дәрестән соң ук башланды. Төшке аштан соң утыннар ярып, мичләргә ягып томалауга ашханә залына җыйдылар. Колхозларга бер бригада язучылар чыккан да, шуларның берсен училищега чакырганнар. Муенына калын мамык шарф чорнаган, кыршылган язгы пальтолы, аксыл чәчле бер абзый – язучы икән. Әлбәттә, тере язучыны барыбызның да беренче күрүе иде. Үзенең әсәреннән өзек укырга керешкәнче, язучы башта кереш сүз сөйләде. Шаккатып тыңладык.
– Иптәшләр, – дип башлады ул, – хөрмәтле дуслар, укытучылар, студентлар һәм залда утыручы башка хезмәткәрләр, рөхсәт итегез, сезгә, хөрмәтле дусларга, укытучыларга, студентларга һәм бу залда утыручы башка хезмәткәрләргә, бездән, республиканың язучыларыннан, шагыйрьләреннән, драматургларыннан һәм барлык каләм әһелләреннән, безнең кайнар сәламебезне, ихтирамыбызны һәм сезгә, яшьләргә, яшь буынга, киләчәкне төзүчеләр буынына булган ышанычыбызны, өметебезне һәм сезнең, училище студентларының, иң ихтирамлы хезмәт юлын сайлап алган яшьләрнең, үзләрен киләчәк буынга тәрбия бирүгә багышлаган егетләрнең, кызларның һәм…
– Бу нинди… адәм соң бу?.. – дип, Әлтафи, безгә таба борылып, яман сүз әйтте. Ләкин укытучылардан берсе безнең якка борылып карады да ризасызлык белдерде. Тыңламый хәлебез юк иде. Мамык шарф тагын бер җөмләдән чыга алмый газап чигә иде.
– Быелгы елда, кайсыдыр ки Кызыл армия гитлерчы бандаларны, вәхшиләрне, кешелек дөньясының дошманнарын үз ояларында кыйнау, тар-мар итү, бетерү өчен хәлиткеч ударлар, әһәмиятле һөҗүмнәр алып барган бер елда, сездән, хөрмәтле дуслар, иптәшләр, укытучылар, студентлар, егетләр, кызлар һәм…
Ни хикмәт, шушы урында язучы икенче тапкырын инде төртелә. Әлтафи тешен кысып сүгенә:
– Егетләр, кызлардан соң өченче тиңдәш кисәкне таба алмый бу… – дип, теге яман сүзен әйтә.
Ләкин Ватан сугышы темасына багышланган бер хикәясен укыганда язучы үзгәрде дә китте. Без гаҗәпкә калдык: сөйли белмәсә дә, язганы искиткеч икән. Моны ахырдан безгә шул ук Әлтафи аңлатып бирде: бик шәп сөйли торган кеше яза башласа, ике авыз сүзне бергә бәйли алмаска мөмкин һәм бик матур яза алучы кара-каршы торып кеше белән сөйләшә белмәскә мөмкин икән. Язучы безнең каршыда Ватан сугышының бөтен кайгы-хәсрәтен, җиңү шатлыгын, сагыну хисләрен бергә туплаган зур бер шәхескә, кешелек кайгысы белән генә яшәүче акыл иясенә әйләнде дә куйды. Язу – бер, сөйләү икенче нәрсә икән… Хикәя тыңлаганда, без бер-беребезнең йөрәкләре типкәнне ишетеп тордык, ахрысы. Күбебезнең күзләр дымлы