Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1


Скачать книгу

кереп әйләнеп узмакчы була – бүреләрнең берсе каршына төшеп утыра икән. Шулай җәфалангач, егет бер салам эскертенә барып, өстенә менгән. Бүреләр дә эскерт әйләнәсенә тезелешеп утырганнар. Егет эскертнең бер башына ут төрткән. Ләкин бүреләр тыныч кына читкәрәк китеп утырганнар һәм эскертнең янып беткәнен көтә башлаганнар. Иртәгесен кар басуында эскертнең каралып чокырайган урынында ике күн итек тапканнар: эчләрендә адәм аягы, ди. Чолгаулар арасыннан бер язу чыккан. «Мин, – дип язган, ди, – фәлән авылның фәлән, каршыма җиде бүре чыкты, эскертнең янып беткәнен генә көтәләр, бәхил булыгыз. Гөлниса, бәгырем, елама, үзеңә тиңнәреңне табарсың», – дип язган, ди. Имеш, күрше авылда төн уртасына кадәр басу түреннән бер адәмнең «агайла-а-ар, коткарыгы-ыз» дип кычкырганы ишетелгән, ди.

      Авыл фәкыйрь генә сулый. Кемнәрдер кое сиртмәсен чыгырдатып су алып яталар. Ачлык вакытында шул су дигән нәрсәне, су китерүне Әлтафи, гомумән, сөйми. Ни чуртыма ул суык су? Ашказаның пух итеп тормагач, кое суы, чишмә суы нигә? Ә халык су ташый. Сугышка кадәр суны һәр өйгә күпме ташысалар, әле дә шулай ташыйлар. Ә коеларда су кимеми. Ә чишмәләр һаман шулай берни дә булмагандай агалар.

      Өч кило дүрт йөз грамм он күтәргән Әлтафи авыл урамыннан бара. Аларның капка төбе көрәлмәгән. Капка кар тавы астында калган. Ат керәсе булмагач ничек тә ярый шул. Саламнан нигез салып, йортны Әлтафи үзе җылыткан иде көзен. Тәрәзәләр зәңгәрле-аклы булып каткан. Тәрәзә пыялаларында училищедагы географ сөйләгән бөтен флора, фауна бар. Әллә ниткән гигант абагалар, эвкалиптлар, әллә ниткән ихтиозаврлар, динозаврларның сурәте төшкән.

      Бозга катып каралган авыр ишекне ачып, Әлтафи өйгә керде. Әнисе суга барырга җыенып йөри иде. Мич арасыннан Әлтафиның кече энесе килеп чыкты. Төпсез ыштан кигән, ялан аякка әтисеннән калган озын кунычлы киез итекләрне киеп куйган, аяклары итекнең төбенә төшеп җитмәгән – атлый алмый. Борын асты юеш, үзе шат. Хәер, Әлтафилар нәселендә тормышның теләсә нинди шартларында да борын салындыручы юк.

      Әлтафи ялт итеп капчыкны салды да әнисенә тоттырды.

      – Бу малайга хәзер үк боламык пешереп бир, әни, туйганчы бер ашасын, – диде. Энесе һаман авыз ерып торды.

      Әлтафи су алырга үзе китте. Авылда ирләр затыннан бер Әлтафи гына су китерә. Халык көлә. Иптәш малайлар көлә. Очраган берсе:

      – Хатынша!

      – Яулык бөркәнәсең калган! – дип теш ыржайта.

      Әлтафи бу сүзләргә төкерә. Беренчедән, ул – укыган кеше. Укыган кешеләр арасында йорт эшен алай катгый бүлешү юк. Икенчедән, Әлтафиның әнисенә ярдәм итәсе килә. Әнисе сугышка кадәр дә рәхәт яшәмәде. Әлтафиның әтисе эчкече иде. Кешеләргә, район оешмаларына, колхоз йортларына морҗа чыгарып йөрде, акчасы мул була иде. Ләкин салды. Үзе юньле кеше иде, салгач гел әйбәтләнә иде. Ләкин салганчы… Иртән вәгъдә бирә: салу – начар эш, бер дә капмас идем, фәлән-төгән, ди… Кич җитә. Әти кеше нәрсәгәдер борчыла, быжгый башлый. Балаларга бәйләнә, ишегалдын себерә башлый, дуңгыз абзары ясадыгыз инде, мин булмасам ничек яшәр идегез, дигән була. Быжгый-быжгый