Фаттах Нурихан

Итил суы ака торур / Итиль река течет


Скачать книгу

өстендә, ышыкта җилсез иде, җылы иде. Аның бер дә моннан кайтып китәсе килмәде. Шулай үз-үзен кая куярга белми басып торганда, ул Яр-капкага якынлашып килүче Утташ камны күреп алды. Аның болай да караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте, ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, касыктан өстәрәк эче сызлый башлады.

      III

      – Иминлекме, би? – диде Утташ кам, койма өстенә менә торган баскыч янында туктап.

      – Иминлек, кам баба, – диде би, тыелып кына, урыныннан кузгалмыйча.

      Ул, култыксаны кысып тоткан көе, Утташ камның аттан төшүен, үз янына менүен көтеп торды. Утташ кам, теләр-теләмәс кенә, өзәңгедән аягын алды, ашыкмыйча гына, үзенең кемлеген белеп кенә баскычтан менде дә, би алдында бүреген салып, башын иде.

      – Илгә тынычлык, бигә байлык бирсен, Тәңрем, – диде кам.

      – Шулай булсын, – диде би, камның йөзеннән күзен алмыйча.

      – Су азрак икән шул быел, – диде Утташ кам, текмә янына килеп.

      – Юк, алай ук аз түгел, кам баба, – диде би. – Манара башыннан яхшы күренә – менәбезме?

      – Юк, юк! – диде Утташ кам, кулын селтәп. – Монда җил. Аска төшик, булмаса, сөйләшәсе сүзем барые синең белән, би.

      – Ник аска төшеп торырга? – диде би. – Әйдә, каравыл өендә сөйләшәбез.

      Ул, Утташ камның ни дә булса әйткәнен көтеп тормастан, кире борылды, койма өстенә салынган каравыл өенең ишек бавын тартып җибәрде. Каравыл өе тар гына, кысан гына иде. Аның Чулманга караган ягына – озынча төннек, түшәменә төтен юлы уелган; балчык идән уртасына эре ташлардан өеп учак ясалган, учакның ике ягына, капма-каршына утыргычлар куелган иде.

      Би килеп кергәндә, ике яшь сакчы, уты сүнеп җитмәгән учак өстенә иелә төшеп, көлешеп нидер сөйләнеп утыралар иде. Бине күрү белән, алар икесе дә урыннарыннан сикереп тордылар, ниндидер яман эштә тотылган кешеләр сыман, кызарынып үрә каттылар. Телсез калдылар.

      – Чыгып торыгыз, – диде би аларга.

      Сакчылар ишеккә ташландылар, би артыннан килгән камны күрмичә, аңа килеп бәрелделәр – чак-чак кына аяктан екмадылар. Ярый әле, Утташ кам ишеккә тотынып калды.

      – Күзегез чыкканмы әллә? – дип кычкырды кам ачу белән.

      Сакчылар, агарынып, камның аяк астына егылдылар.

      – Игелексезләр! – дип сукранды Утташ кам, сакчыларны чыбыркысы белән сыдырып.

      Ыру башы белән икәүдән-икәү генә калгач та ул шактый тынычлана алмады. Күрән би, аның ыңгырашуына, сыкрануына эчтән генә көлемсерәп, тар утыргычка җәелеп утырды да кыска тунының көмеш каптырмаларын ычкындырып җибәрде – елгадан төннек аша салкын җил исеп торса да, учак янында эссе иде.

      – Ни йомыш, кам баба? – диде би, сүзгә башлап.

      – Йомышыңны да онытырсың монда, – диде кам, сөякчел куллары белән озын, нечкә сакалын сыйпаштырып.

      – Шулай тиз онытырлык йомышмыни, кам баба? – диде Күрән би, көлемсерәп. – Кызың исән-сау… илдә тынычлык… Күреп торасың, Тәңренең боерыгына буйсынып, Чулман боздан әрчелде… Ишек артында беркемнең күзе юк.

      – Тын