Фаттах Нурихан

Итил суы ака торур / Итиль река течет


Скачать книгу

матур иде. Атлаганда аның аяклары җиргә дә тими шикелле иде – биюче яшь кызлар кебек, ул шундый җиңел, шундый матур атлый иде. Бүген аны кыз куенына керәсе кияүдән дә болайрак төзәндергәннәр иде. Өстенә аның ука белән матур итеп каелган күк төстәге зур япма салганнар. Япманың чит-читләреннән көмешләнгән ал, кызыл, сары чуклар асылынып тора. Япма өстенә сырлап, бизәп эшләнгән кечкенә, җиңел генә ияр салынган иде. Яллары, койрыгы аның матур итеп таралган, бизәлгән иде.

      Барлык кешенең күзе бары Йолдыз-кашкада гына булды. Алар, аңа сокланудан бигрәк, куркып, аптырап карадылар. Күрән бинең мактанычы, яшь Тотышның куанычы булган атаклы чаптарның бүген менә йолык туенда чалыначагына беркемнең дә ышанасы килмәде. Бу ничектер башка сыймый торган, аңлап булмый торган нәрсә булып тоелды. Тик шулай да бу турыда беркем дә ачыктан-ачык әйтергә батырчылык итмәде.

      Тотыш белән янәшә атлаган Йолдыз-кашка Басу-капкага җитәргә йөз адым чамасы калгач, капка сакчылары, туйны каршылап, быргы уйнадылар, дөңгер кактылар. Шыгырдап авыр капкалар ачылды, аркан белән күтәртеп куелган күперләр төшә башлады. Кырлар-басулар иркенлеген тоеп, Йолдыз-кашка кинәт тынычсызлана башлады: башын югары күтәргән килеш, борын тишекләрен киереп, язгы җил белән басудан килгән исерткеч исләрне иснәде, бөтен катауны яңгыратып, күкрәк түреннән ургылып чыккан бер куанычлы тавыш белән кешнәп җибәрде. Дөп-дөп атлап күпердән чыкканда, ул чын-чынлап ярсый башлады: авызлыгын чәйнәде, әйдә чабабыз дигән сыман, йомшак иреннәре белән яшь җегетнең иңбашына төртеп-төртеп алды, тартылды, колакларын шомрайтты.

      Сөекле чаптарын кызганудан Тотышның күзләренә яшьләр килде. «Әллә качабызмы икәүләп?» – диде ул, күңеленнән айгырга эндәшеп. Кем тота аларны монда? Кем куып җитәр аларны? Беркем дә! Качарга да китәргә күршеләргә, Биар иленә. Йә булмаса, урманга кереп яшеренергә. Яшәргә шунда Йолдыз-кашка белән үлгәнче бергәләп…

      «Качыйк! Качыйк!» диде Йолдыз-кашка, юеш ирене белән аның битенә үрелеп. Әллә соң ул аны шулай үпмәкче булды микән? Озакламый үзенең Тәңре каршысына китәчәген аңлап, әллә шулай саубуллашырга теләде микән соң ул? Атлар, этләр, барлык терлекләр, киекләр ни буласын алдан белеп, аңлап торалар ди ич. Тик аларның әйтергә телләре генә юк.

      Алар артыннан, ябырылып, аларның үкчәләренә басып, меңләгән кешеләр, атлар килде. Колак төбендә генә шаулаган, кычкырган, көлешкән тавышлар ишетелеп барды. Бизәнгән, шау-шулы, куанычлы кешеләр төркеме, сабадан сыгып чыгарылган әйрән төсле, Басу-капка аша, күпер аша киң яланга агылдылар да агылдылар.

      VII

      Күпердән чыгып, бер чакрым чамасы баргач, төркем сулга борылды, сөзәк сырт өстеннән түбән төшә башлады. Баштарак сирәк-мирәк куаклар арасыннан сузылган, ары таба куе урман арасына барып кергән иске киң юл кешеләрне озакламый зур гына аланга китереп чыгарды. Көньякка таба авышрак булган бу аланның як-ягында, сакчылар кебек булып, төз, биек чыршылар, каеннар, усаклар калкып утыра иде. Тирә-якта язгы кояш исе, яңа җир, яңа чирәм исе аңкый иде. Монда үзенә бертөрле җиңеллек, иркенлек сизелә иде.

      Аланның