Фаттах Нурихан

Итил суы ака торур / Итиль река течет


Скачать книгу

пычак кайрады, аксакаллар Утташ кам җитәкчелегендә изге түгәрәктә мәш килделәр.

      Изге боҗра эчендәге учакларга ут кабынып, күккә зәңгәр төтен күтәрелү белән, аландагы шау-шу кинәт тынып калды. Кешеләр, эшләрен ташлап, арбалар янына җыелдылар. Алданрак өлгергәннәр арбаларга менеп басты, кайберләре атларга атланды, яшьләр, бала-чага агач башларына үрмәләде.

      Менә җил-давыл чыккан сыман, кинәт кенә дөңгер каккан, һай-һулап кычкырган тавышлар яңгырап китте. Кешеләр, тыннарын кысып, меңләгән күзләр белән изге нарат ягына текәлделәр.

      Йолык кылу башланганны белдергән тавыш – кинәт купкан шау-шу – шулай ук кинәт кенә тынып калды. Ыру башы Күрән би, атыннан төшмичә генә, ырудашларын быелгы яз белән, җылы кояш белән котлады, аннары, изге нарат ботаклары аша күккә карап, Тәңрегә үзенең теләкләрен юллады. Тәңредән ул быелгы язның, җәйнең Акбүре ыруы өчен игелекле булуын, чир-чорларның юкка чыгуын, терлек-туарның көрлеген, игеннәрнең уңуын, үз кешеләренең бай, көләч булуын теләде. Күрән бидән соң Утташ кам келәү әйтте. Ул Тәңрегә ырудашларының аерым-аерым ялынычларын юллады.

      Шул чакны көнчыгыш капка ягында ниндидер шау-шу купты. Кешеләр барысы да шул якка борылып карадылар. Кылычларын баш өстендә селтәп, капкадан унике җәяүле ир йөгереп керде. Алар барысы да яшьләр, тазалар иде. Бик каты ярсыган-ачуланган шикелле кыланып, алар изге нарат янына йөгереп килделәр дә наратны бар яктан да уратып алдылар. Изге аланны яңгыратып, бөтенесе беравыздан «Алас! Алас!» дип кычкыра-кычкыра, алар күзгә күренмәгән явыз ияләрне кылыч белән туракларга тотындылар. Шуннан соң тиз генә кире чигенделәр. Чигенгәч, алар, киек эзәрлекләгән сыман, ярым иелеп, як-якка ялт-йолт каранып, наратны бер-ике кат әйләнеп чыктылар да искәрмәстән җиргә капландылар. Шул ук мәлдә, аларның баш өстеннән очып, каяндыр нарат төбенә ак каурыйлы уклар килеп төште. Шундый ук уклар, сызгырып, бер-берсенең юлын кисеп, баш өстеннән дә очып киттеләр. Бу укларны көнбатыш капкадан килеп кергән ирләр атты. Алар да бердәм тавыш белән, урман яңгыратып: «Алас! Алас!» – дип кычкырдылар.

      Кылычлы, уклы ирләрдән соң изге түгәрәккә сөңгечеләр килеп керде. Сөңгечеләр айналарны кадый-кадый күздән югалырга да өлгермәделәр, ике як капкадан утчылар килеп кергәне күренде. Кулларына алар янып, төтәсләп торган артыш, миләш, юкә, шомырт агачлары тотканнар иде. Утлы агачларын кылыч сыман баш өстендә селтәп, сөңге белән кадаган сыман уңга-сулга төртеп-айкап, утчылар да изге түгәрәктә әйләнеп йөрделәр. Ул арада кылычлы, калканлы ирләр яңадан түгәрәк эченә килеп керделәр, яңадан күкрәк киереп кычкырып җибәрделәр. Аларны тагын укчылар, сөңгечеләр, утчылар алыштырды.

      Шулай итеп, Әрлик ханның әшәке ялчыларын ике тапкыр турап атып, чәнчеп чыккач, үләксәләрен яндырып, төтен белән бергә күккә очыргач, изге нарат яны тулысынча арыкланып17 калды. Изге җиргә, арык җиргә, кулга-кул тотынышып, елмаеп, яшь, чибәр кызлар керде. Өсләренә алар төрле төстәге җиңел күлмәкләр кигәннәр иде. Муеннарына, тал бөреләреннән тезеп, сыргалар