Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

яшь бит! Бала гына йөзле, ә фикер йөртүе олыларча… Күзендәге көче соң! Назлы куллары белән Шәйморатны бер генә кочаклап җибәрсә… Елмаеп яткан җиреннән егет кинәт дерт итеп китте. Ул бит – бу төбәктә большевистик идеяләрне алга сөрүче иң баш кеше! Әгәр дә шушы уен югарыда сизеп калсалар… Була инде «кочакла!» Үзеннән-үзе әче көлгән сыман, соңгы сүзне кычкырып әйтте. Таня нәкъ шушы сүзне яхшы аңлый. Ялт итеп борылды да егетнең муеныннан кысып кочаклап алды.

      – Давно шулай диләр аны, тискәребай! Хәзер чыда гына инде!..

* * *

      Шәйморат бер атна чамасы тирә-як авылларда йөрде. Совет эшен җанландыру өчен җәлеп итәрлек кешеләр эзләде. Халык яңа властька күнегә башладымы, фикер алышулар ихласрак чыга. Үз эшеннән канәгать Шәйморат. Ышаныч ныгый. Яңа ярдәмчеләр дә табыла. Советларга җәлеп итү буенча үгет-нәсыйхәт эзлексез алып барыла.

      Ихатага килеп керү белән, мунча алдының ишеге шыгырдап ачылып китте, һәм анда Таняның шәрә сыны пәйда булды.

      – Шаймурат! Монда! Туры монда!

      Кара син аны, кеше-кара күреп калыр дип тә тормый ничек чыгып баскан! Шайтан, һич оялу белми!

      – Кер, күренмә! – Шәйморат ачуланып кул селтәде дә атын күләгәгә алып китте. Арып-йончып, тирләп-пешеп йөргәннән соң, ох, мунча бик таман булыр иде! Шәп эш эшләгән Таня. Молодец! Ул кайтуга дип ягып әзерләп куйган бит. Өйрәнә авыл тормышына!

      – Таня, син үзеңне чын хуҗабикә кебек тотасың, молодец! – диде, эчкә кергәч, Шәйморат.

      – Ну, а как же! Фигура бар! Тартынырлык бернәрсә дә юк!

      – Тфү, шайтан алгыры! Мунча ягып куйган өчен мактыйм мин сине!

      – Мунча? – Таняның тавышы сүнде. – Минем әлегә тиклем авыл мунчасын төтәткәнем юк. Гафу ит, мин яратмаган эш белән булышмыйм? Ә моны теге барышня әзерләде. Аңа килешә.

      – Барышня?.. – Бу юлы Шәйморатның тавышы сүнде. Ул нишләптер мунча себеркесен читкә атып бәрде, шуннан кинәт кычкырып җибәрде. – Тизрәк чык! Миңа чабынырга кирәк! Марш!

      – Кадерлем, мин уйлаган идем…

      – Алайса, уйланып утыра бир! Мин тиз генә чабынам да чыгам! Бар, тегендәрәк уйлан!

      – Бу торган саен ахмаклана бара, ахмаклана бара… – Таня җәһәт өстен каплады да чыгып тайды.

      Шәйморат мунчадан кайтып кергәндә, Фәйрүзә бала-чаганы озатып йөри иде. Егеткә күтәрелеп бер генә баксачы. «Кара, монысы да минем кәефне боза…» Шәйморат узгынчы түгел ләбаса, ошыймы-ошамыймы – власть әһеле, аз гына булса да игътибар итәргә кирәк!

      – Мунча ягып куйгансың икән, монысы өчен рәхмәт, сеңелкәш.

      – Мунчаны Әдһәм өчен яккан идем шул, агай?

      Ничектер җайсызрак килеп чыкты.

      – Әдһәмнең хәле ничек?

      – Арулана. Аякка басты дияргә дә була.

      – Монысы өчен дә рәхмәт.

      Фәйрүзә аңа тутырып карап алды.

      – Мөгаен, соңгысы булмас. Мин рәхмәтсез дә ярдәм итәргә әзер.

      Әйе, бу ханым белән уртак тел табуы авыррак.

      – Әдһәм дустың – әйбәт, илгәзәк кеше. Сугыш күңелен үтермәгән.

      «Кемгә төрттерә бу? Миңамы? Минем белән чагыштырганда, Әдһәм маңка гына бит әле!»

      Фәйрүзә