Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

синең сымакларга таяна, синең кебекләр генә җиңү китерәчәк. Хәзер чын көрәш фронтта түгел, ә халык массалары арасында. Революцион аң, сизгерлек һәрчак юлдаш булсын, иптәш Төхвәтов!» Дусты, чынлап та, дөресне яза. Буржуа элементлар, кулакларга йомшаклык күрсәтергә ярамый. Югыйсә Шәйморат үзе дә хисләнеп, йомшара язып куйды. Төзәлер. Тагы нәрсә? Ә-ә! Бу як авыллар өен фельдшер сорарга кирәк.

      Совет эшен җанландыру максатында, Шәйморат кантондан килгән ике иптәшне, авыл активистларын алып, күрше авылларга да барып кайтты. Рәис урынбасарына җавап язганга тикле, йорт хуҗабикәсен чыгарып җибәрергә туры килер. Сыйнфый дошманнар белән бернинди дә уртаклык булмаячак. Шәйморат үзенең кыланышы, эше белән мондагы ярлы-ябагайга үрнәк булырга тиеш. Бу – бүген башкарасы иң мөһим бурыч. Шулай дип уйлагач, үзенә ничектер кыен да булып китте. Шәйморатка хәзер ваграк эшләр белән дә булышырга туры киләчәк. Хатын-кызларның яңа тормышка мөнәсәбәтен ачыклау, дошманга теләктәшлек иткәннәренә чара күрү – бик күңел яткан шөгыль түгел.

      Чыраена усаллык чыгарып, кашын җыерып, дөбер-шатыр килеп керде ул өйгә. Тик ачкан авызын ничек япканын да белми калды. Идәндә балалар тезелешеп утырган. Бер бүлмәдә – малайлар, икенчесендә – кызлар. Дәрес бара бит! Хәзер тора салып ул мөгаллимәне эшеннән бүлдерә алмый лабаса! Шулай басып торганда, бер активистның әйткән сүзләре искә килеп төште. «Баласына да, олысына да белем бирә мөгаллимәбез, бушлай укыта». Мондый авыр, катлаулы хәерче заманда килер буын турында хәстәрлек күрү – изге эш. Әгәр дә аны чыгарып җибәрсә? Нигә, шушында килеп укытып йөрер. Рөхсәт итәрләр. Үз өенәме? Ничек була инде? Шәйморат авыр итеп көрсенде дә өскә менеп китте.

      Алпарскийга ул мондагы хәлләрне тасвирлап язды. Һәрбер соравына, шик калдырмаслык итеп, җентекле җавап бирде. Утыра торгач, янә өстәде: «Мәрхүм старшина өе тулысынча Совет карамагына күчте. Якын туганнары калмаган. Йорт безнең штаб ролендә, кирәк авыл активистлары да шунда җыела…»

      Хатны Алпарский кешеләренә тапшыргач, күңел тынычлыгы кичерде. Түрдә янә Фәйрүзә белән очраштылар.

      – Бала-чага кайда булды?

      – Аларның сабагы бетте. Кич белән өлкәннәр киләчәк.

      Шәйморат Фәйрүзәгә озак текәлеп торды. Эш белән мәшгуль хуҗабикә бу карашны тоймаганга салышты.

      – Фәйрүзә сылу2, бу заманда нәрсәгә кирәк ул мөгаллимлек?

      – Миңа, бәлки, бер нәрсәгә дә кирәкмидер. Ләкин иртәгәсе көнебезгә кирәк. Бала-чага – шул иртәгебез инде.

      – Совет хөкүмәте якты киләчәк турында хәстәрлек күрә. Пролетар, ярлы крәстиән баласына игътибарны арттыра. Аларның укытучылары да тик шушы сыйныфтан булачак.

      – Иртәгә яңа мөгаллим тапсаң, иптәш кызыл командир, мине бала-чага янында күрмәссең. Ул юк бит! Башкорт баласы көтеп ятарга тиешме? Башкортстан ничек үсәр? Изелгән башкорт халкын томаналык капласынмы? Сыйнфый бүлем дигәнегез нәрсәдән гыйбарәт?

      «Старшина кызы без күтәргән революцион идеяләрне кабул итмәячәк. Буржуаз