Адәми зат яхшы күңелле булып, лаек икән – терелтә, яман уй-шөгыльле булып, лаек түгел икән – яшәүдән мәхрүм итә. Аныңча, Яхшылыкның нигезен курку хисе тәшкил итә, ә Яманлык асылы курку хисеннән тәкәббер төстә ваз кичүдән гыйбарәт. Аңа әлеге илаһи хакыйкатьне, алты йөз яшь тулган вакытта, мәшһүр Остазы – Шүрәле Көмеш төк углы Кызыл Мөгез иңдерде. Ул чактагы Олуг Хаким Алтын Мөгез, күкнең өченче катындагы Олуг Кытык Гавамында тугыз йөз ел яшәп, күкнең җиденче катына мәңгелек сәфәргә җыенды. Үзе кебек, биш йөз елга бер Ак төк булып яратылган шүрәле малаен ул варисы итеп сайлады да мәшһүр Остазга тәрбиягә бирде. Инде аның Курку хисе тәгълиматын соң мыскалына кадәр өйрәнгәнен, кабул кылганын белгәч, табибларына үз Алтын Мөгезен Шүрәле Ак төккә күчереп утыртырга боерды. Шулай итеп, менә ике йөз җитмеш җиде ел буена инде ул Олуг Хаким Алтын Мөгез атында, хөрмәтендә, дан-шөһрәтендә, иң мөһиме, курку хисенең Кодрәт иясе вазифасында гомер кичерә.
Бөек яхшылыкның асылы булган, булырга тиеш курку хисе Олуг Кытык Гавамына мәңгелекнең мәңгелегенә дә Яшәү нигезе рәвешендә иңдерелгән икән, аңа тугры булу да һәр җан иясе, тереклек дөньясы өчен ихтыяри-мәҗбүри дип уйлый иде. Курку ул – Тормыш патшасы. Ул – котылгысыз. Ә аны йомшарта төшү, сизелмәслек итү, читлектәге кош кебек матур итеп күрсәтү, яхшылык кыйбласы рәвешенә кертү тик файдага гына хезмәт итмимени? Инде дә курку йөгеннән азат ителсәләр, аның Шүрәле халкы алдында гына түгел, ә бәлки Адәми затлар каршында да көч-кодрәте юкка чыгар иде. Шуңа күрә Олуг Хаким үзен Адәми затлар өстендә дә торган Хаким дип игълан итте. Чөнки, дип уйлады ул, алдагы фикерләренә кире кайтып, аны җөпләп, Куркуга тиң, аны алмаштырырдай көч берәү генә – көлдерү, көлү. Елату, елау куркуны көчсезләндерә, аннан ерагайта, арындыра, оныттыра. Димәк, хакимлекне какшата.
Тик соңгы дәвердә курку хисенең мәрҗән ташы астына су үтә башлады. Ул суның чишмә башы иң әүвәл Адәми затлар арасында борнап чыгып, аннан соң орлыклары таралганнан-таралырга кереште. Алар – Адәми затлар – тәкәбберлекнең чигенә җитеп, бер-берсеннән аяусыз төстә, алама көлүгә буй бирде. Югыйсә алар фәкать Шүрәле халкы кодрәте белән генә, бары тик үз-үзләреннән генә көләргә бурычлы. Кызганычка каршы, алар моны санламыйча, исләреннән вакытлыча гына чыгарып тормыйча, онытуны максат итеп куйдылар, ахрысы. Шуның аркасында күпме иза чиккәннәрен сизмиләр, күпме хәвеф, афәт, газап сәбәбенең нидә икәнен белмиләр. Инде җирләрен дә тотып селеккәлисең, СПИД та җибәреп карыйсың. Юк, искә-оска алмыйлар – курыкмыйлар!
Моның чиге Шүрәле гавамына да йога башлады бугай инде. Ул, әлеге чирнең таралу күләмен ачыкларга теләп, Бөтеншүрәле референдумы үткәрү турында боерык бирергә мәҗбүр булды. Анда «Куркасыңмы?» дигән бер генә сөаль бар иде. Нәтиҗәдә аңа бу хак сөальгә фәкать бер генә Шүрәленең «Курыкмыйм!» дигән җавап бирүен ирештерделәр. Кайсысы диген әле! Ул Кодрәт белән үзеннән соң бердәнбер Ак төк булып яратылган, шунлыктан тәрбияләргә мәшһүр Остазга тапшырылган, инде