Ахат Гаффар

Дәрья башы / Исток вселенского


Скачать книгу

юкә кабыкларыннан бу. Җәй көне шунда атлар коендырырга җөрербез әле, җәме?.. Каяле, «Гөлҗиһан» сабыны белән, гөбердәтеп, бер уындырып җибәрим әле үзеңне, Апуш!

      – Үзем, үзем! Син аркамны гына у, – дип карышса да, Гыймади малайны көчле кулы белән уртага бастырды да, китәрелгән башын сабынлап югач, буйдан-буйга сабынлы мунчала белән ышкып чыкты, артыннан тәпәндәге су белән юды. Тәпәнне түкте, чайкады, кулына комганны алды. – Кая, коендырыйм инде дә чыгарбыз.

      Малай аның игелегенә тәмам ышанып бетеп, ни әйтсә дә үтәргә әзер иде инде. Комганнан су бетмәс-төкәнмәс булып акты да акты, акты да акты…

      – Хәзер сөртеник, – дип, Гыймади колгадан, сузылып, чиккән сөлге алды, малайны сөртеп чыкты. – Киен, Апуш.

      Малай эчке киемнәрен киеп куйды да нишләргә белми басып калды.

      – Бар, тышкы киемнәреңне киенә тор. Мин хәзер, – дип, Гыймади комганга тагын су тутырды, малайның чыгып киткәненә ышангач, ыштанын салып, үзе дә коенды, сөртенде…

      Кергәндәгечә үк ишегалды карын шыгырдатып, алар баскычтан югары күтәрелделәр. Алар кергәндә, хатын-кыз чәйдән торган да савыт-саба җыештырып йөри иде инде. Берара малайга «Мунча сихәтле булсын!» дип, Гыймадины мактап тордылар.

      – Шәкертне кая салабыз соң? – дип сорады Гыймади.

      – Әнә, әнә урын-җире җәелгән дә инде, – дип, Өлкән Фатыйма сандыкларның киңенә ишарәләп күрсәтте.

      – Һи! – дип куйды Гыймади, канәгатьсез төстә. – Кунакны шунда кундыралар димени инде аны?

      – Алай димәле, Гыймадетдин. Бик җайлы урын ул! Бөтенесе чип-чиста, үтүкләнгән…

      – Юк инде. Болай итик әле! – дип, Гыймади Галиәсгар бүлмәсен барып ачты.

      Ә анда һаман саныйлар, чутлыйлар, язалар иде әле.

      – Ат ите күпмедән? – дип сорады Галиәсгар.

      – Бер сум да туксан…

      Алар тәмам тирләгән, кызарышып чыкканнар иде инде.

      – Бетмәдемени әле, бай абзый? – диде Гыймади һәм аларга һич исе китмәгән кыяфәттә диванга урын-җир китереп салды, җайлап җәйде дә Габдуллаҗанны ияртеп керде. – Кая! – дип аваз салды ул ишектән күренеп торган хатын-кызга. – Чәй кертегез дә, йокласын әле шушында кинәнеп.

      – Безнең эш бетмәгән ич әле, Гыймадетдин! – диде Галиәсгар, килештермичә.

      – Сезнең бетәрлек тә түгел инде ул.

      – Җарар инде алайсаң… Әйдә соң, Сафиулла, залга чыгып дәвам итик, булмаса, – дип, Галиәсгар алдындагы кәгазьләрне җыйнады, чутын култык астына кыстырды да, кымыз уртлап алгач, бүлмәдән чыгып китте.

      – Гыймадетдин… – диде Сафиулла тын гына һәм, чокырга баягы чүлли шешәсендәге калган нәрсәне салып җибәргәч, ияген какты: тот, янәсе. – Китәсе булыр… Безне оныта күрмә тагын, Габдуллаҗан. Кил, җәме! – дигәч, алар малайны ялгызын гына калдырып чыгып киттеләр.

      Кече Газизә, кереп, малайга чәй эчертте, сүзсез генә карап торгач, җайлап яткырды һәм эленгән лампаны сүндерде. Бүлмәдә малайның ачык күзе генә күренеп, сәгать тавышы гына ишетелеп калды.

      Юка гына боз парчалары белән бизәлгән ике тәрәзә пыяласы ай нурында көмешләнеп, идәнгә, җиһазларга шуның зәңгәрсу яктысы сузылып яткан да көзгегә – әллә