кирәк. Әгәр Министрлар Кабинеты Дәүләт программасына төзәтмәләр белән бергә шушы концепция проектын да тәкъдим итсә, без аны Дәүләт Советында бергә карап, бергә кабул да итә алган булыр идек. Һәрхәлдә, бу чакырылыш депутатлары аны кабул итәргә тиеш.
Мәче койрыгына кыңгырауны кем тагар?
Карала торган мәсьәләләрнең һәммәсе дә гаять дәрәҗәдә катлаулы, җитди һәм шуңа күрә дә бәхәсләр уята торган. Без әле карый торган Татарстан Республикасы гражданлыгы турындагы закон проектында күптән көтелгән, күптән эшләнгән, әле сессиягә кадәр үк матбугат битләрендә, кулуарларда шау-шу кузгаткан закон. Ни өчен дисәң, ул сәясәткә дә, социаль хәлебезгә, экономикабызга да, гомумән, республикабыз язмышына турыдан-туры кагыла. Гражданлык турындагы Закон турыдан-туры Җир кодексы белән дә, дәүләт хезмәте Законы белән дә бәйләнгән.
Озакламый сайлаулар кампаниясе башланачак. Качаклар мәсьәләсе, аларны эшкә урнаштыру проблемалары, Татарстан егетләренең Россия армиясендә хезмәт итүләре тәртибе, чит илләрдән килеп эшләүчеләр, кибетләр, супермаркетлар ачучылар – боларның берсен дә гражданлык турындагы Законнан башка берничек тә хәл итеп булмаячак. Дөресен әйтергә кирәк, бу Закон моннан берничә ел элек үк кабул ителергә тиеш иде. Кызганычка каршы, без аны һаман сузып килдек, «эт – эткә, эт – койрыкка» дигән шикелле, кемдер язганны, кемдер китереп биргәнне көттек. Милли хәрәкәт вәкилләре дә «юк», «кирәк» дип кычкырудан ары китә алмадылар. Галимнәребез, сәясәтчеләребез дә бу зур, четерекле эшкә тотынырга курыкты. Үзебезнең арадан да закон язарга атлыгып торучыларыбыз табылмады. Югыйсә барыбыз да бик милләт җанлы булгач, барыбыз да аның кирәклеген дә белгәч, әлеге законның берничә варианты Дәүләт Советының өстәлендә күптән инде ятарга тиеш иде. Әмма без тыныч кына аны Александр Сергеевич Пушкин язар әле дип көтеп утырдык. Барыбыз да рәхәтне, комфортны, тынычлыкны яратабыз. Бу җәһәттән бер мәзәк искә төшә: тычканнар сессиягә җыелганнар, көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – явыз песидән ничек котылырга? Җыелыш бик озак барган, төрле тәкъдимнәр әйтелгән, ләкин аларның берсе дә кабул ителмәгән. Бик озак бәхәсләшкәннән соң, катгый бер тәкъдимгә тукталганнар: песинең койрыгына кыңгырау тагарга кирәк! Барысы да хуплаганнар бу тәкъдимне, кул күтәрергә җыенганнар. Шунда тыйнак кына бер тычкан сүз алган: «Бу тәкъдимне мин дә хуплыйм, бу, – чыннан да, явыз песидән котылуның бер чарасы. Песи койрыгына кыңгырау таксак, без аның килгәнен әллә кайдан ук ишетеп торачакбыз, ул күренүгә, барыбыз да качышып бетәчәкбез. Тик минем кечкенә бер соравым бар: песи койрыгына кыңгырауны кайсыбыз тага соң?» Тычканнар тынып калган, мәзәк тә шуның белән беткән… Менә шушы песинең койрыгына кыңгырау тагарга йөрәге җиткән Рәшит Гаязович Вәгыйзовка бүген рәхмәт әйтергә, аның бу хезмәтен хупларга һәм аны беренче укылышта, һичшиксез, кабул итәргә кирәк. Дөрес, закон проекты