килешүе, 1507 елда Казан-Русь тынычлык шартнамәсе, 1512 елда Рус-татар мәңгелек тынычлык турында килешүе төзелгән. Ул чакта ук рус белән татар шундый килешүләр нигезендә яши алганнар икән, моннан соң да без шулай яши алырга тиеш. Кичәге фәнни-практик конференциядә В. Н. Лихачёв: «Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамә бик күп илчеләрнең өстәл китабына әверелде», – дигән иде. Бу үзе үк Шартнамәнең халыкара әһәмияткә ия булуын тагын бер кат раслый.
Мөстәкыйльлек безгә яңарыш, яңа тормыш алып килде. Халык өчен, бигрәк тә татар халкы өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Эшләнгән эшләребезгә игътибар беләнрәк карыйк, ун ел буе митингларда, газета-журнал битләрендә күтәрелгән, шушы трибунадан әйтелгән бик күп проблемаларның барысы да диярлек акрынлап тормышка аша бара. Алар күп, аларны санап кына бетерерлек түгел. Без аларга өйрәнеп тә беттек инде. Әйтерсең лә гомер буе шулай булган. Әлбәттә, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып та булмагандыр. Бу очракта гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Биредә Декларациянең дә, суверенлыкның да бер гаебе дә юк.
Россиядә яңа реформалар чоры башланды. Без барысын да аңлыйбыз. Хезмәттәшлеккә без һәрвакыт әзер. Ләкин Татарстан судлар аша, прокуратура аша сөйләшергә җыенмый. Холкыбыз андый түгел. Без хокук бозган, җинаять эшләгән республика түгел. Безнең белән кешечә сөйләшергә кирәк. Моңа кадәр сөйләшә белдек, моннан соң да уртак тел табарбыз. Без Россия дигән илдә яңа йорт салып кердек. Бу – нормаль күренеш. Безнең яңадан Россия дигән коммуналкада яшисебез килми.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.