Роберт Миннуллин

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами


Скачать книгу

әгъзаларының чыгышларын, фикерләрен сез инде тыңладыгыз. Алар «кичекмәстән латинга күчәргә кирәк» диләр. Ә инде бәхәсләргә килгәндә, ул мәңге дәвам итәчәк. Законны кабул итсәк тә, итмәсәк тә дәвам итәчәк. Кабул итсәк, «нигә күчтек» дип күтәреләчәкләр. Кабул итмәсәк, «нигә күчмәдек» дип башны ашаячаклар. Кайберләребез теләсә кайсы очракта да герой булып калачак.

      Закон проектына килгәндә, бүгенге чыгышлар күрсәтте инде, алфавитка барыбер кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Закон проектының исеме «Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын торгызу турында» дип атала. Шулай булгач, мантыйк буенча яңалифкә кайтырга тиеш булабыз. Әмма безгә тәкъдим ителгән вариант, яңалифкә нигезләнеп эшләнгән булса да, аннан шактый ераклашкан. Бәхәсләр дә, нигездә, шул ераклашу турында бара. Чыннан да, бәхәскә урын да бар. Яңалифне, нигездә, кайчандыр яңалифтә укып өлгергән 65–70 яшьлек өлкән буын яклый. Аларны да аңлап була. Әмма яңа язу киләчәк буын өчен ныграк кирәк булачак. Ә инде безнең төрки дөньяны, бигрәк тә Төркияне яхшы белгән галимнәребез яңа алфавит төрек алфавитына, бөтен дөнья алфавитына якынрак булсын дип тырышалар. Алайга китсә, иң чарланган, иң камил алфавит ул инглизнеке инде. Ләкин бу принциптан чыгып кына эшләсәк тә, зур хата булыр иде. Безгә телебезгә уңай булган үзебезнең алфавитыбыз кирәк. Безгә тәкъдим ителгән вариантны эшләү Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылган иде. Анда инде иң күренекле галимнәребез эшли. Һәм безнең аларның зәвыгына, фәнни дәлилләренә, профессиональ әзерлекләренә ышанмаска хакыбыз да юк. Фәннәр академиясе бит ул, ниндидер үзешчән оешма түгел. Без, депутатлар, башта ук: «Алфавит мәсьәләсен галимнәр үзләре хәл итәргә тиеш, без сессиядә әзер, бер бәхәссез вариантны гына кабул итәрлек булсын», – дип тәкъдим керткән идек. Кызганыч, алай килеп чыкмады. Шулай да бүген без бу мәсьәләне ничек кенә булса да, нигездә, хәл итәргә тиешбез, әгәр килешенгән яңа вариантны эшләргә дип закон проектын кире кайтарсак, ул вакытны бик күп алачак, әгәр инде беренче укылышта шушы килеш кабул итсәк, икенче укылышка төзәтмәләрне безнең комиссия яки аерым депутатлар кертергә тиеш булачак. Бу очракта да барыбер безгә бергәләшеп, килешенгән вариантны эшләргә кирәк. Галимнәр үзара килешә алмасалар, безнең комиссия бу җаваплылыкны үз өстенә алачак һәм үз вариантын сессиягә чыгарырга мәҗбүр булачак.

      Инде башка кайбер фикерләрем белән уртаклашмакчы булам. Без узган эшләребездән, кылган гамәлләребездән сабак, гыйбрәт ала белмибез. Телләр турындагы Законның үтәлеше, Дәүләт программасының үтәлеше, мәсәлән, беркемгә дә сер түгел, куркыныч астында. Программаның срогы чыгарга өч ел вакыт калып бара. Тагын шул өч ел эчендә татар теле дәүләт теле була алырмы? Кем гарантия бирә ала? Кемнең шул хакта уйланганы бар? Хикмәт шунда ки, без телләр турындагы Законны да бернинди фәнни һәм практик әзерлексез кабул иттек. Ике елдан соң гына Дәүләт программасын кабул итә алдык. Тагын ике елдан соң гына шушы эшләр белән шөгыльләнүче бер штат берәмлеге булдыра алдык. Закон