белән уртаклашмакчы булам. Әлбәттә, күңелемдәгенең барысын әйтеп тә бетерә алмам. Чөнки ул уйларымның очына үземнең дә чыга алганым юк әле. Аннары хакыйкатьнең асылына төшенеп тә җителмәгән. Мин шуны гына беләм: тел белән шаярырга ярамый. Дөньядагы халыкара, милләтара катаклизмнарның күбесе нәкъ менә шул тел аркасында килеп туганын беләбез. Тел – олы сәясәт ул. Шуңа күрә бу мәсьәләне аек акыл, салкын баш белән хәл итәргә кирәк.
Татарның акылы төштән соң, дибез. Бу хакта Наҗар ага Нәҗминең бер шигыре дә бар. «Татар акылы төштән соң, / Кайчан төш җитәр икән?» – ди ул. Күрәсез, төшебез һаман да җитмәгән әле. Башкортстандагы телләр мәсьәләсе бер бүген генә килеп туган хәл түгел. Бер карасаң, анда хәлләр, чыннан да, катлаулы. Икенче карасаң, гап-гади генә ул. Мәсьәләнең катлаулыгы да әнә шул гадилектән – ике тугандаш телнең үтә дә якынлыгыннан, охшашлыгыннан килеп чыга. Әгәр бу ике тел бер-берсенә бөтенләй аңлашылмаса, бу ике халык бер-берсенең телләрен бөтенләй белмәсә, бер-берсенең җырларын җырламаса, белмим, бу хәл килеп чыгар идеме икән? Мөгаен, килеп чыкмас иде. Һәркайсы үз дөньясы белән яшәр иде, бүлешәсе телләре дә, моңнары да булмас иде… Бөтен ямьсезлек әйбер, мал бүлешкәндә килеп чыга бит. Бер гаиләдә генә түгел, халыклар, илләр арасында да. Уртаклыкның яхшы яклары белән бергә уңайсызлыклары да була икән шул.
Башкаларны өйрәтү җиңел ул. Үзеңә килеп терәлсә генә авырга туры килә. Шул ук икетеллелекне алыйк. Татарстанда әле һаман да шул икетеллелекне тормышка ашыра алганыбыз юк. Тырышабыз, тырмашабыз, нидер эшләгән булабыз. Ә нәтиҗә юк дәрәҗәсендә. Чөнки сукырлар шикелле капшанып кына барабыз. Татарстанда икетеллелекнең киләчәге нинди булыр? Беркем дә әйтә алмый. Чөнки теоретик яктан, фәнни яктан бу мәсьәләне ныклап өйрәнгәнебез юк. Бер генә кандидатлык яисә докторлык диссертациясе дә якланмаган. Социологик эзләнүләребез дә күренми. Гомумән, телләрнең яшәү рәвешен, үсешен, үзара мөнәсәбәтләрен, үзара сыешып яши алу мөмкинлекләрен өйрәнү белән беркем дә шөгыльләнми. Мәсьәлә күтәргәндә дә, без фактларны күктән генә алып сөйләшергә яратабыз. Финляндиядә – өч тел, Швециядә ике тел дәүләт теле икән, дибез. Ләкин кайсыбыз барып өйрәнгән андагы вазгыятьне? Чыннан да, бу мәсьәлә ул илләрдә тулысы белән хәл ителгәнме? Ишетеп белүебезчә, анда да билингвизм проблемасы кискен тора. Квебек, дибез. Менә 35 ел инде анда француз телен дәүләт теле итәргә ниятлиләр, төрле законнар, карарлар кабул итәләр. Ә проблемалар һаман чишелеп бетмәгән. Гәрчә француз теле дә, инглиз теле дә – бөек телләр, һәркайсының Франция, Англия, АКШ кебек арка терәр илләре бар. Тик алар да оригиналь бер рецепт таба алмый интегәләр.
Башкортстанда исә сүз өчтеллелек турында бара. Шуңа күрә андагы хәлләр катлаулы гына түгел, ә бик тә четерекле. Биредә җавапларга караганда сораулар күбрәк. Әмма ни генә булса да, Башкортстанда башкорт теленә өстенлек зуррак булырга тиеш. Шуңа күрә «башкорт теленә дәүләт теле статусы биргәннәр, татарга бирмәгәннәр» диюне мин берьяклырак фикер йөртү дияр идем. Без үзебез дә бит «татар