Роберт Миннуллин

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами


Скачать книгу

Ни генә булмасын, Казан йә гаепле, йә үрнәк була. Без барыбыз да Казанны күзәтәбез, Казаннан көтәбез. Казанның тарихи, милли һәм мәдәни миссиясе шундый.

1999

      Алга карап яшик!

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      «Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?» дигән риторик сорауны еш ишетергә туры килә. Андый чакта мин һәрвакыт: «Шартнамә Татарстанга иң элек иминлек, тынычлык, стабильлек алып килде», – дип җавап кайтарам. Ә бу безгә бик тә кирәк иде, чөнки 1990–1994 еллардагы киеренке, үтә дә катлаулы, вакыт-вакыт кыл өстендә генә торган чорларны барыбыз да хәтерли.

      Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителде, үзебезнең Президентыбыз сайланды, Референдум уздырылды, Татарстанның үз Конституциясе кабул ителде. Баш очында милли Флагыбыз җилферди, Гимныбыз яңгырый башлады, дәүләт учреждениеләрен үз Гербыбыз белән бизи башладык. Суверенлыкның барлык атрибутлары да диярлек булдырылды. Фәкать Россия белән мөнәсәбәтләребез генә ачык килеш калды. Россия белән уртак тел таба алмасак, шушы елларда яулап алган казанышларыбыз, дәүләтчелегебезгә таба атлаган беренче адымнарыбыз да юкка чыгарга мөмкин иде.

      Сөйләшүләр озак һәм авыр барды. Әмма Татарстан шушы сөйләшүләр процессында үзен акыллы сәясәт алып бара алырлык, өлгергән мөстәкыйль республика булуын күрсәтте. Бездә Россия белән генә түгел, башка илләр белән дә дипломатик сөйләшүләр алып барырлык төпле акыллы сәясәтчеләр, юристлар, экономистлар, дәүләт эшлеклеләре барлыгын, алар китергән дәлилләрнең теоретик һәм практик яктан да ныклы нигезләнгән булуын Мәскәү танырга мәҗбүр булды.

      Шартнамә халкыбызның, гомумән, Татарстанның абруен тагын да ныграк күтәрде. Без халкыбыз алдында да, Россия алдында да, шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге алдында да йөзебезне югалтмадык, киресенчә, күтәрдек кенә. Әлбәттә, беренче булу җиңел түгел, суверенлыкка, федерализмга юл ярып бару һәркемнең дә кулыннан да килми. Авыр чакларда, хәлиткеч моментларда ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күренмәсә дә, Татарстанга ышыкланып баручылар, безне кабатлаучылар, хәтта беренчелеккә дәгъва итүчеләр дә Россиядә җитәрлек. Әмма без шунысына да канәгать. Безнең хаклыгыбызны раслаучы фактлар гына алар.

      Шартнамә безгә, билгеле, иминлек кенә алып килмәде, үзебезчә яшәргә, үзебез теләгәнчә аралашырга, дөнья аренасына чыгарга зур мөмкинлекләр дә бирде. Дөрес, без еш зарланабыз, бер-беребезне тәнкыйтьлибез, тегесе җитми, монысы юк, дибез, һәм дөрес әйтәбез. Әмма монда Шартнамәнең гаебе дә юк. Әгәр мәдәниятебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә игътибар җитми икән, ул фәкать культурасызлыгыбыздан. Әгәр дәүләт милкен уңга-сулга таратабыз, оятсызларча урлыйбыз икән, ул фәкать комсызлыгыбыздан. Әгәр кайсыдыр министрлыкта яисә районда эш бармый икән, ул да фәкать үзебезнең булдыксызлыгыбыздан. Безгә хәзер, элекке кебек, Мәскәүдән әйбәт кадрлар китереп бирмәсләр, Мәскәүдән килеп эшкә өйрәтмәсләр. Суверенлыкны үз теләгебез белән яулап алдык. Шартнамәгә үз теләгебез