парламентын тупка тотарга мөмкиннәр. Россиядән барысын да көтәргә була. Шуңа күрә безгә дә әзер булып торырга кирәк. Тагын шунысын онытырга ярамый: безнең ике арадагы Шартнамәнең срогы чыгып бара. Аерым килешүләргә ревизия ясарга дип, Россиянең яшь җитәкчеләренең куллары күптән инде кычытып тора. Яңа килешүләр нинди булыр? Без әле бүгенгеләреннән риза түгел. Ә бит яңаларының боларыннан да начар булуы мөмкин. Россия өчен без әле һаман да гади бер субъект, ул безнең сүзгә колак салмый. Моннан берничә ай элек без Россия паспорты турында сөйләшкән идек. Мөрәҗәгать белән чыктык. Безне башка субъектлар да яклады, әмма, күрәсез, әлегә тавыш-тын юк. Россия хакимияте дәшми. Соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кемдер уйлап чыгарган, кемгәдер кирәк булганга гына язылган һәм бүгенге сессиягә тәкъдим ителгән закон түгел. Ул Татарстан Республикасы Конституциясен тормышка ашырыр өчен кирәк. Димәк, без үз Конституциябезне хөрмәт итәргә, шул Конституциягә таянып яшәргә тиешбез. Конституциябез эшләсен өчен, ул халкыбызга хезмәт итсен өчен, бүгенге көндә әлеге Законның кабул ителүе әйтеп бетергесез дәрәҗәдә әһәмияткә ия.
Бюджет акчасы бервакытта да җитмәячәк
Безнең бюджет тирәсендәге шау-шуларыбыз, борчылуларыбыз, дәгъваларыбыз кемнәргәдер гадәти бер сәяси уен гына булып тоеладыр. Әмма без бүген Татарстанның киләсе ел язмышын хәл итәбез. Бюджеттагыларның: укытучылар, врачлар, мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләренең тормышлары аз булса да яхшы якка үзгәрерме, әллә юкмы? Укытучылар һәм врачлар эш ташламаслармы, ачлык игълан итмәсләрме? Студентларыбыз урамга чыкмасмы? Балаларыбыз ачтан интекмәсме? Больницаларда ятучы авырулар дару юклыктан, игътибарсызлыктан үлмәсләрме? Без кабул итәсе бюджет безне әлеге афәтләрдән коткара алырмы?
Башта ук әйтеп куям: быелгы авыр хәлләребезне, акча юклыкны, илдәге кризисны, 17 август алып килгән авырлыкларны да яхшы аңлыйм һәм шул ук вакытта мине дә аңларга тырышырсыз дип ышанам. Чөнки мин быел мәдәният, матбугат өчен аз булса да чыгымнарны арттыруыгызны сораячакмын. Әлбәттә, кайбер иптәшләр, һәрвакыттагыча: «Ул акчаны каян алырга икәнлеген әйт син безгә: кайсы статьядан алып бирик?» – диячәкләр. Дөресен әйтим, белмим мин ул акчаны каян алырга.
Шулай да сүземне иң элек Финанс министрлыгына рәхмәт әйтүдән башлыйсым килә. Хикмәт шунда: кайбер министрлыкларның алдан уйланган «гениаль» планы буенча, безнең матбугатыбыз, татарча чыгучы газета-журналларыбыз тулысынча диярлек, дәүләт нәшриятларыбыз, иҗат союзларыбыз, мәдәнияткә караган бик күп башка оешмаларыбыз бюджеттан бөтенләй төшеп калырга тиеш иде. Бәхеткә диимме, Президент та, Дәүләт Советы Рәисе һәм Премьер-министр да моның белән килешмәделәр, безнең хәлне аңладылар. Нәтиҗәсе: бюджет проектында матбугатка да, мәдәнияткә дә азмы-күпме дотация бүлеп бирелгән. Ләкин ул җан асрарлык