вакытыңны, энергияңне сарыф итәсең. Шуңа күпме гонорар ала дип уйлыйсыз? Соңгы тапшыру өчен кулга 39 мең сум тоттырдылар. Газета-журналларда, нәшриятларда да шул ук хәл.
Без телләр турындагы Закон һәм шул Законны тормышка ашыру буенча Дәүләт программасы кабул иттек. Быелгы бюджетта аңа 4 миллиард сум каралган иде. Киләсе ел өчен 5 миллиард сумнан чак кына артыграк. Инфляцияне исәпкә алсак, быелгыдан да кимрәк булып чыга бит! Ул гына да түгел, әлеге 4 миллиардның 1 миллиарды гына тотылган булып чыкты. Татар телен үзең белмәгәч, башкалар да өйрәнмәсен дигән сүзме инде бу? Шулай да министр әфәндедән сорыйсым килә: безнең телгә, мәдәнияткә, матбугатка, китапка дигән акчаларны кая куеп бетердегез? Кемгә бирдегез безнең хәләл акчаларыбызны? Бу үз халкыңа каршы эшләү, гомумән, республикада телләр турындагы Законның үтәлешенә аяк чалу дип исәпләнергә тиеш. Димәк, татар теле һаман да мескен кухня теле, урам теле булып калачак. Мин инде, суверен республика булгач, «мөстәкыйльлек, дәүләт телләре» дип бик еш мактанышкач, мөстәкыйльлегебезнең бишьеллыгын бик шәп итеп уздыргач, мәгарифкә, мәдәнияткә, матбугатка, балаларга һәм яшьләргә игътибар бермә-бер артыр, бюджеттан акча күбрәк бүленер дип көткән идем. Әмма болар барысы да гадәттәге шапырынулар гына булып чыкты.
Әлбәттә, авыл хуҗалыгы да, промышленность, транспорт та, башкалар да бик мөһим. Аны гына аңлыйбыз… Ләкин шунысына иманым камил: без, кешенең рухи культурасын икенче планга куеп, мәдәниятебезне, әдәбиятыбыз, мәгарифебез, фәнебезне кимсетеп, халкыбызның тормышын бервакытта да югары дәрәҗәгә күтәрә алмаячакбыз. Рухи ачлык безне бик күп бәлаләргә китерер. Дөрес, республикабызда әлегә иминлек, тынычлык хөкем сөрә. Ләкин ул тыштан гына шулай күренергә мөмкин. Халык барысын да белә, аңлый, барысын да күреп тора. «Барысы да ал да гөл, барысы да әйбәт», – дип, үзебезне үзебез алдамыйк.
Сүземне кечкенә бер притча белән тәмамламакчы булам. 60 нчы елларда Башкортстан өлкә комитетына яңа идеология секретаре билгелиләр. Беренче көнне эшкә килә бу. Килешенә кабул итү бүлмәсендә башкортның Буранголов фамилияле бер өлкән язучысы утыра. «Иптәш секретарь, сезгә бер генә сүзем бар иде», – ди ул. Секретарь аны бүлмәсенә дәшә: «Әйдә, агай, әйдә!» Керәләр. Язучы сүз башлый: «Менә, иптәш секретарь, сез акыллы кеше инде, сез беләсез инде, безнең язучы халкы, кәнишне, погода ясый алмый инде, но погоданы испортить может. Менә шул иде минем сүзем», – ди дә чыгып китә. Мин моны ни өчен сөйләдем соң? Әлбәттә инде, безнең республикада да иҗат кешеләре – язучылар, журналистлар, галимнәр, сәнгать кешеләре – «погода» ясый да алмыйлардыр. Әмма алар «погода»ны бозарга, чыннан да, бик мөмкиннәр. Ул чиккә үк җиткермәсәк иде без аларны…
Бишьеллык дәлил!
Яу узганнан соң, гадәттә, батырлар күбәючән була. «Мин дә мин» дип күкрәк кагучылар, алгарак чыгарга тырышучылар һәрчак табылыр. Беренче юбилеебыз мөнәсәбәтеннән дә «батырлар» табылмый калмас. Шуңа