дә бу дөньяда.
Шуны ассызыклап әйтәсем килә: республикабызның мөстәкыйльлеге нәкъ менә 1990 елның 30 августыннан башланды. Әлбәттә инде, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларацияне кабул итү ул әле озын-озак сәяси һәм иҗтимагый юлның башы гына иде. Шул көнне сессиядә ясаган чыгышымны мин түбәндәге сүзләр белән тәмамлаган идем: «Күптән көтеп алган суверенлык турындагы Декларацияне без бүген, мөгаен, кабул итәрбез. Һәм шул чагында гына бер-беребезнең күзләренә туры карый алырбыз. Ләкин бу әле кабул иттек тә, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Киресенчә, барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк. Безнең барыбызны да яңа проблемалар, яңа авырлыклар көтә. Аларны безгә хәл итәсе!» Күрәсез, шулай булып чыкты да. Соңгы биш ел суверенлыкны ныгыту юнәлешендә чын мәгънәсендә көрәш белән үтте. Мөстәкыйльлегебезнең язмышы кыл өстендә калган чаклар аз булмады. ГКЧПны гына искә төшерик. 1993 елның октябрь вакыйгаларын әле беребез дә онытмагандыр. Без инде Союз договорына кул куярга әзерләнеп беткән идек. Без Федератив договорга кул куймадык. Мөстәкыйльлегебезне бөтенхалык референдумы белән ныгыттык. Күптән инде үз Конституциябез белән яшибез, дәүләт символларыбызны булдырдык. «Татарстан халыклары телләре турында» Закон кабул иттек.
Әлбәттә, Декларация кабул иткән көннәрдә эйфория көчлерәк иде. Кайберәүләребез тулы бәйсезлек турында да хыялланды. Шуңа күрә милләттәшләребез арасында «хыялларыбыз тормышка ашмады, өметләр өзелде» дигәнрәк фикерләр белән яшәүчеләр очравы да гаҗәп түгел. Әмма, миңа калса, булганны күрә дә белергә кирәк, уңышларыбызга сөенә, ирешелгәннәребезнең кадерен дә белергә кирәк безгә. Гел шыңшып кына, зарланып, мескенләнеп кенә, кызгандырып һәм теләнеп кенә яшәп булмый хәзер. Әгәр инде үз көнебезне үзебез күрергә уйлаганбыз икән, рәхим итеп эшлик, иҗат итик, үз Ватаныбызга – Татарстаныбызга хезмәт күрсәтик. Ә инде ирешелгәннәр бер дә аз түгел. Биш ел элекке белән чагыштырып карасак, республикабыздагы сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышның аермасы җир белән күк арасы. Күпме генә зарлансак та, без иң элек Татарстаныбызны мөстәкыйль дәүләт итеп тоя башладык. Үзебезне башка халыклар белән бер дәрәҗәдәге, дөнья базарына чыга алырлык олы халык дип хис итеп, татарлыгыбыздан, үз-үзебездән оялмый башладык. Киләчәккә өметебез артты, беркемнән дә курыкмау хисе, күпләребездә «булдыра алабыз икән без дә!» дигән горурлык хисләре уянды. Гасырлар буена изелеп, бик күп хокуклардан мәхрүм булып яшәгән халык өчен бу – үзе бер зур казаныш, дип уйлыйм мин. Һәм минем белән күпләр килешәдер.
Иҗат иреге, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге уңышларыбыз турында, яңа ачылган йөзләрчә татар гимназиясе, лицейлар, сәнгать мәктәпләре турында, яңа ачылган йөзләрчә мәчет турында мин бүген әйтеп тә тормыйм. Алар барысы да күз алдыбызда. Алар да – безнең соңгы еллардагы казанышларыбыз. Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, колхоз-совхозларыбызны саклап калу – шулай ук иң изге эшләребездән. Авылларны саклап калу исә – татар халкын