Рузил Фазлыев

Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи


Скачать книгу

тагын бар әле…

      Вакыт табып җәйге мизгельдә,

      Берәр тапкыр күзләр сал әле.

      Һич булмаса, фоталарга кара,

      Хәтереңне «чайкап» алсыннар

      Язмышыңның бер кисәге булып,

      Күңел түрләреңдә калсыннар.

      Пешкән җиләк

      Җәйләр җитеп җиләк пешә,

      Кызарып, алсуланып.

      Китә кебек ул җиләктән,

      Күңелләр ярсуланып.

      Җиләкләр пешкән вакытлар,

      Кабатлана ала микән.

      Пешеп өзелгән җиләкне,

      Кемнәр искә ала микән.

      Пешкән җиләк өзеләсе,

      Күрүчеләр булганда…

      Өлгерүдән, бик кызарып,

      «Өзегез» дип торганда.

      Җәйләр саен пешә җиләк,

      Коела йә, өзелә…

      Пешкән җиләк җәен генә,

      Кала алмый, көзенә.

      Җиләк пешә, өлгерә дә,

      Җәйләр өчен тәм кебек.

      Пешкән җиләк татый алу,

      Күңелләргә ямь кебек.

      Онытылганнар

      Вакыт шулай хәл иткәндәй,

      Онытылганнар, югалганнар,

      Сызылгандай хәтерләрдән,

      Кайчан якын була алганнар.

      Кемнәр кайда, кемнәр булып,

      Ни хәрәкәтләрдә микән…

      Бакыйлыкка күчкәннәре…

      Кемнәр икән, әле исән…

      Билгесезлек хәбәр юктан,

      Шактый инде вакыт узган.

      Тоташтыра торган күпер,

      Төзәтмәслек булып тузган.

      Кыска булып уртак язмыш,

      Өзекләнгән тоташ юллар…

      Аерылышулар, уйда булмый,

      Күпме вакыт шундый булган.

      Вакытлыча кебек хәзер,

      Язмышларның кисәгедәй.

      Узылганда, онытылган,

      Тормыш юлы исәбедәй…

      Йорт хайваны

      Кеше яши файда өчен,

      Янәшәдә, хайван белән.

      Үлчәнәдер ул вакытлар,

      Еллар белән, айлар белән.

      Эт, мәчеләр, өйдә бергә,

      Сыерлары савар өчен.

      Кош кортлары асыравы,

      Ит, йомырка табар өчен.

      Бергә яшәү хайван белән,

      Үзгәртмиме кеше аңын…

      Онытмыймы вакыт, вакыт,

      Тирә якта кеше барын.

      Гел булышып хайван белән,

      Китермиме хайванлыкка.

      Кеше яши алыр микән,

      Яннарында хайван юкта.

      Хайван кебек кенә караш,

      Хисләренә калмый урын.

      Файда көтеп бер береңнән.

      Бөтен тормыш шулай узыр…

      Шундый юллар

      Таныш түгел юллар буйлап,

      Гомер юлларында барабыз.

      Тәүге тапкыр; инде булганыннан,

      Үз юлларыбызны табабыз.

      Яңа безгә, тормыш тану юлы,

      Ничә буын аны үтсәдә.

      Әзер калсын диеп, төзеп безгә,

      Маңгай тирен күпме түксәдә.

      Юл хисабы, гомер озынлыгы,

      Һәр кешенең үэе сукмагы.

      Юллар белән бергә аралашып,

      Тәкъдир булып безгә кушканы.

      Ашыкмыйча, алдашмыйча гына,

      Иң кыены… аны үтүе.

      Үкенече: Кыйбласыз килеш,

      Вакытларның