Рузил Фазлыев

Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи


Скачать книгу

Сөн буе

      Сөн сулары, чишмә башы,

      Анда туып үскәнгә.

      Сөн агымнарына карап,

      Балачаклар үткәнгә

      Җыелырга иде бергә,

      Сөн буе малайлары.

      Чәчләренә корау төшкән,

      Замана агайлары.

      Ярларында басып торып,

      Күзәтеп агымнарын.

      Сөн суыдай, гомерләрнең,

      Агымда баруларын.

      Сөн буеннан күпме язмыш,

      Агымнарын башлаган.

      Күпмеләре, таба алып,

      Бәхет юлын ачмаган…

      Сөн буйлары уйландыра,

      Искә килеп төшкәндә.

      Таллар белән, ярындагы…

      Бергәләшеп үскәнгә.

      Их, шул Сөн буйлары нигә,

      Күңелдә калган микән.

      Язмыш буе безне онытмый,

      Озатып барган микән…

      Дөнья кая бара?

      Кая бара дөнья, кая бара,

      Аптырашта кайчак калабыз.

      Дөнья түгел без үзебез ахыры,

      «Икенчерәк» юллар табабыз.

      Кая барсын… шөкер итми генә,

      Биргәннәрнең барсын алабыз.

      Югалына тормыш барәкәте,

      Ерагая бара арабыз…

      Бу дөньяның без тузаны гына,

      Язмышларның ямен тапмасак.

      Барыр юлның, ачык ишекләрен,

      Үз кулыбыз белән япмасак.

      Кая бара …җитә алырлыкмы,

      Безнең акыл, аны аңларга.

      Яшәргәме әллә, шөкер итеп,

      Тезелешеп аткан таннарга.

      Өмет булып, иртәләрең килеп,

      Кояшлы көн булса бүгенең.

      Язмышларың якты дөнья белән,

      Икесе бер булып «үрелер…»

      …Кая барылганы күренер.

      Укы дигән

      Караңгылык, олы кара пәрдә,

      Рухи яктан, була сукырлык.

      Китап сүзен кабул итә алмый,

      Вакыт булмый, аны укырлык.

      Гыйлем сүзе, белү хикмәтедер,

      Таныш булмаганны, яңаны.

      Таба алу, җиңел үтә алу,

      Бик ерактай булган араны.

      Соң булалмый, белем чишмә суын

      Кайчан гына татый алсаңда.

      Үз халәте, кеше күңеленең,

      Гомер, татый алмый калсада.

      Уң булсын бит диләр, соң булсада,

      Кешенең бит узса гомере.

      Аллаh кушкан, шуңа билгеле дә,

      Гыйлем юлы авыр түгеле…

      Печән чоры

      Өмәләре булып җәйнең,

      Килә «печән өсләре».

      Күмәкләшеп эшләгәндә,

      Бик тиз җиткән кичләре

      Печәнгә дип, иртәләрен.

      Атларның җигелгәне.

      Яңгырлар яуганчы диеп,

      Чабылып, өелгәне.

      Урак өсте алларыннан,

      Эшләнә торганнары.

      Ашлык сугуга ошаган,

      Җыйганы, урганнары.

      Кышка җитәрлек ризык,

      Хәстәрләү вакытлары.

      Ашыгулар, өметләрдә,

      Сизелеп вакыт тары.

      Кыска вакыт печән өсте,

      Җәедә… үтеп китә.

      «Җәйнең бер көне», диләр бит,

      «Кышын туярга җитә:.

      Эчке хисләр

      Кыен була, ялгыз калулары,

      Күңелеңә