иде. Бездә Президент фәрманы белән андый комиссия оештырылды, һәм ул берничә елда шактый гына игелекле эшләр эшләп өлгерде. Гаделсез хөкем ителгәннәрне иреккә чыгарырга булышты, туры юлга баскан тоткыннарга ярдәм кулы сузды. Әмма Татарстандагы шушы игелекле комиссия суд карары белән юкка чыгарылды. Күп тә үтмәде, Россия Президентының Указы чыкты, Указда исә мондый комиссияләрнең кирәклеге һәм Россия субъектларында оештырылырга тиешлеге игълан ителде. Һәм без яңадан үзебезнең Президентыбыз Указы белән әле генә бетерелгән комиссиябезне терелтергә тиеш булдык. «Сул кулы нәрсә эшләгәнне уң кулы белми» дигәннәре шушы була торгандыр инде…
Татар алфавитын латин язуына күчерү дә һич көтмәгәндә «Россиянең дәүләт иминлегенә яный торган гамәл» булып чыкты. Шундый карарга килгән Дәүләт Думасы бу хакта бөтен илгә хәбәр салды.
Дүрт йөз ел буе татарлар гарәп графикасында язып һәм укып та җимерелмәгән Россия, алар фикеренчә, без латин язуына күчү белән таркалырга тиеш булып чыкты. Әгәр дә эшләр шушылай дәвам итсә, Россия Дәүләт Думасында татарларга нинди дин тотарга, нинди түбәтәй кияргә, пәрәмәчне һәм бәлешне ничек пешерергә, балаларны сөннәткә ничек утыртырга өйрәткән яисә аларны тыйган яңа законнар чыгуы да бик мөмкин әле. Сәяси һөҗүмнәр, икътисади һәм салым тышаулары кидерү, суд һәм прокуратура атакаларыннан соң республиканы, татар халкын эчтән таркату хәрәкәте – диверсия эшләре башланды. Моның өчен иң кулай чара итеп чираттагы халык санын алуны файдаланырга булдылар. Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты хөкүмәткә бер татардан биш-алты татар милләте ясау турындагы документ әзерләп бирде. Тиз арада милләт ясап, шул ясалма милләтнең башлыгы булырга хыялланган кайбер кайнарбашлар Мәскәү һәм Түбән Новгород юлын таптый башладылар. Милли республикаларның һәм әле бүгенгә кадәр яшәп килгән милләтләрнең дә мәнфәгатен кайгыртмаган, кайгырту урынына аларның Россиягә бары тик бәла генә китерүен тәкрарлаган, аларның киләчәген шик астына куйган Мәскәү даирәләренең типтәр яисә ногайбәк, мишәр яисә керәшен, Әстерхан яисә Себер татары язмышы өчен борчылуын һәм кайгыртуын мин күз алдына китерә алмыйм. Татар халкы – бик күп кавемнәрне берләштергән, заманында берничә дәүләт төзегән борынгы һәм бердәм халык. Без бер-беребезне ихтирам итеп, бер-беребезгә булышып, тарихи бердәмлегебезне киләчәктә дә саклап калырбыз һәм алдагы халык саны алу сынавыннан сынып түгел, ә ныгып чыгарбыз дип өметләнәм.
Әйе, без бу көнне – Конституциябез язмышы хәл ителәчәк көнне – бик борчылып көттек. Мәскәү кабинетларында талана-талана шактый зәгыйфьләнгән, көчсезләнгән беренче мөстәкыйль Конституциябезнең язмышы өчен кайгырдык. Һәм, кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, бүген безгә тәкъдим ителә торган проект нәтиҗәдә без көткәнгә караганда яхшырак булып чыкты. Безнең юристларыбыз, сәясәтчеләребез, галимнәребез һәм бигрәк тә җитәкчеләребез, Конституциябезнең умыртка баганасын саклап калу өчен, мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр.
Конституциянең