да украин, белорус, казакъ, таҗик, үзбәк, әрмән, төрек, азәрбайҗан, ассирия, яһүд, алман, әфган, башкорт һ. б. халыкларның милли-мәдәни җәмгыятьләре эшләп килә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында эшләү өчен, хөкүмәт аларга даими ярдәм күрсәтеп тора.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Конституциясе һәм «Телләр турында» гы Закон нигезендә татар һәм урыс телләре Татарстанда тигез хокуклы дәүләт телләре санала. Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» гы Законы нигезендә хәзер республикадагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә урыс һәм татар телләре тигез күләмдә укытыла. Республика һәм муниципаль радио һәм телевизион компанияләр үзләренең тапшыруларын урыс һәм татар телләрендә алып бара. Республикада урыс телендә 102 газета-журнал басыла, ел саен йөзләрчә китап нәшер ителә. Татарстанда гомуми белем бирүче 1007 урыс мәктәбе, гимназиясе һәм лицее, аерым белгечлекләр буенча 66 махсус урта белем бирү уку йортлары, 559 балалар бакчасы эшли.
Толерант җәмгыять төзү, үзара килешеп яшәү өчен, иң беренче чиратта һәр кешенең, һәр милләтнең мәнфәгатьләрен тигез кайгырту, һәркемгә тигез мөнәсәбәт кирәк. Беренче карашка гади кебек тоелган шушы шартларны үтәми торып, бу өлкәдә уңышларга ирешү – мөмкин булмаган нәрсә.
Инде сөйләгәнемчә, без Татарстанда кулдан килгән кадәр шушы тигезлекне сакларга тырышабыз, бездә ул – гомумдәүләт күләмендә хәл ителә торган мәсьәлә, республиканың милли сәясәте. Дөрес, әлегә бар нәрсә дә ал да гөл дип әйтергә мөмкин түгелдер. Патша Россиясе вакытында да, коммунистик режим чорында да бездә күбрәк бер милләтнең мәнфәгатьләре генә алга сөрелде, ә калганнары, ассимиляция хәрәкәтенә буйсынып, үзләренең бетү, үлү көнен көтәргә мәҗбүр ителде. Әле бүген дә без бу тенденцияләрдән арындык дип әйтә алмас идем. Мәсәлән, Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм урыс телләре – тулы хокуклы дип саналса да, дәүләт эшләрендә, югары уку йортларында, гомумән, җәмгыятьтә урыс теле бик нык өстенлек итә. Безнең урыс теленә бернинди дә тискәре мөнәсәбәтебез юк, әмма татар кешесенең дә, һич югында, үзенең милли республикасында үз телендә белем аласы, дәүләт белән идарә итәсе, нәфис фильмнар чыгарасы, тәүлек буе туган телендә телевизион тапшырулар карыйсы, үз теленә кулай булган имляда язасы килә…
Россия Дәүләт Думасының махсус закон чыгарып, татарларның латин язуына күчүен туктатуын без демократик җәмгыятькә хас булмаган гамәл буларак кабул иттек. Дөресрәге, без аны акылыбыз белән дә, күңелебез белән дә кабул итә алмадык. Чөнки бу антидемократик закон Россия Конституциясенә каршы килеп кенә калмый, ә халыкара хокук нормаларын боза, кеше хокукларын чикли. Татарларның латин язуына күчәргә теләвен Мәскәүнең кайбер даирәләрендә бу Россияне таркатуга китерәчәк дип аңлатырга тырыштылар. Монысы инде бөтенләй сафсата! 1552 елны Казан ханлыгы җимерелеп, Урыс дәүләте эчендә яши башлаганнан бирле, татарлар 400 елга якын гарәп имлясында язсалар да, Россия таркалмады бит. Ә нишләп татарлар латинга күчкәч кенә җимерелергә