Разиль Валеев

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)


Скачать книгу

шушы проблемалар белән бәйләнгән. Аларны без конгресс, Татарстан Дәүләт Советы һәм дәүләт оешмалары белән бергәләп алып барырга тырыштык. Һәм бу бик дөрес тә.

      Конгресс турында бик күп сүзләр сөйлиләр. Конгресс оешу, – чыннан да, бик зур вакыйга, ул – бик зур оешма. Аның төп максаты бөтен дөнья татарларын берләштерү, аларны рухи яктан – мәгарифен, мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт. Әмма конгресста карарлар кабул итеп кенә, бу мәсьәләне тормышка ашырып булмый. Әгәр дәүләт оешмалары, хөкүмәт бергәләп эшләмәсәләр, конгрессның уңышлары бик кечкенә булыр иде. Шуңа күрә без эшебезне күбрәк дәүләт оешмалары, дәүләт органнары белән бергәләп алып барырга тырыштык.

      Без конгресс утырышларын, аның башкарма комитеты, бюро, күчмә утырышларын берничә мәртәбә Дәүләт Советы комиссиясе белән бергәләп үткәрдек. Шулай ук хөкүмәт оешмалары, министрлыклар белән бергәләп үткәргән очраклар да булды. Безнең һәр күчмә утырышыбыз һәм башкалары да каралган мәсьәлә буенча тармак министрлары катнашуында үтте. Шуңа күрә кайбер уңышларыбыз да булды.

      Билгеле, мин һич кенә дә барысы да ал да гөл дип әйтә алмыйм. Чөнки дәүләт белән, хөкүмәт белән бердәм эшләү без теләгәнчә тиешле дәрәҗәдә үк булмады.

      Киләчәктә менә бу мәсьәләгә игътибар итәргә иде. Һәм шуны алдан күреп, без, Конституциянең яңа редакциясе эшләнгән вакытта, ягъни аңа төзәтмәләр керткән вакытта, халык депутаты Туфан Миңнуллин белән бергәләп, бик зур авырлыклар белән булса да, яңа бер статья эшләүгә ирештек. Үзгәртелгән Конституциянең 14 нче статьясында: «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга мәдәниятләрен, телләрен үстерүдә, үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә», – дип язылды.

      Бу – бик зур нәрсә. Моңа кадәр без конгресс тарафыннанмы яисә дәүләт, хөкүмәт тарафыннанмы татарларга ярдәм кулы сузарга теләсәк, кулга сугалар иде. Сезнең моңа нинди нигезегез бар, нинди законыгыз бар, бу хакта Конституциягездә бернинди сүз дә юк, диләр иде. Менә хәзер безнең Конституциябездә бу хакта аерым статьябыз бар. Ләкин Конституция турыдан-туры эшләп китсен өчен, аңа хөкүмәт карарлары кирәк. Хәзер без, Татарстанның төзәтмәләр кертелгән Конституциясенең 14 нче статьясын гамәлгә ашыру буенча хөкүмәт программасы төзергә кирәк, дип, хөкүмәткә мөрәҗәгать иттек. Ул программада мәктәпләргә, китапханәләргә, ягъни башка мәдәният учакларына, милли оешмаларга, гомумән, читтә яшәүче татар халкына мөмкин кадәр ярдәм итү каралган булырга тиеш.

      Билгеле инде, бу матди ярдәм Татарстан хисабына гына булмаячак. Бу ярдәм күбрәк милли кадрлар әзерләү буенча, аларга мәдәният хезмәте күрсәтү, татар мәктәпләренә методик әсбаплар, дәреслекләр әзерләү буенча булачак. Әмма аның кайберләре, мәсәлән, дәреслекләр, китаплар, кайвакытта бушлай да булырга мөмкин. Ә күп вакытта безнең республика хөкүмәте, урыннардагы хөкүмәт җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, килешүләр төзеп, алардан заказлар алып, бергәләп эш итәргә тиешләр. Ә без үз чиратыбызда монда, Татарстанда, бу эшне башларга тиеш