мәхрүм итәчәк, димәк, ул паспортның үзенә кирәксез битләрен ертырга тиеш булачак. Бары тик Россия гражданы гына булырга теләгән кешегә дә шулай ук көчләп Татарстан гражданлыгы тагылачак. Бу инде – турыдан-туры Конституцияне бозу, кеше хокукларын инкяр итү дигән сүз.
Бездә «Татарның акылы төштән соң» дигән әйтем бар. Без инде менә биш ел буена Гражданлык турында закон кабул итүне таләп итә тордык, әмма максатыбызга ирешә алмадык. Инде менә төш вакыты, эш вакыты узгач, Россия безне кәкре каенга китереп терәгәч, башны кашырга тотындык. Инде бүген дә ярты-йорты карар кабул итеп, тынычланып аерылышсак, без һәммәбез дә үзебезнең вкладышыбызны тотып калачакбыз. Минем тәкъдимем шул: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кабул иткәнгә кадәр, Татарстан җирендә Россиянең яңа паспортларын бирми торырга. Аз-маз үзгәртелгән Россия паспортына риза булып, Татарстан паспорты эшләүне киләчәккә калдырсак, Татарстанның беркайчан да үз паспорты булмаячагына минем иманым камил. «Калган эшкә кар ява» дип юкка гына әйтмиләр бит бездә. Кулыбыздагы СССР паспортлары әле 2005 елга кадәр гамәлдә булачак, димәк, без паспортсыз тормыйбыз. Татарстан гражданлыгы турындагы Закон проектын киләсе пленар сессиягә әзерләп тапшырырга. Ул Законда Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарларның Татарстан гражданлыгын алу мөмкинлеген дә күздә тотарга.
Минем бу тәкъдимнәрем тулысынча Татарстан Конституциясенә тәңгәл килә, һәм шуңа күрә закон сагында торучы депутатларыбыз да, Татарстан Конституциясе үтәлешенең гаранты булган Президентыбыз да бу сүзләргә колак салырлар дигән өметтә калам.
1992
Иминлеккә ни җитә!
1995 елның 11–14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Чечен Республикасында һәм Ингушетиядә булды. Анда бару өчен, безгә Татарстан Президенты һәм хөкүмәте АН-26 махсус йөк самолёты бирде. Үзебез белән медикаментлар, дарулар, балалар өчен туклану әйберләре һәм 4 тонналап ашамлык – барлыгы 60 миллион сумлык кирәк-ярак алып бардык. Шул ук самолётта Кызыл Хач һәм Ярымай вәкиле, язмыш һәм хәрби түрәләрнең кушуы буенча уллары Чечен Республикасына килеп эләккән ике ата-ана да очты. Егетләребезнең берсен дудаевлылар әсирлеккә алганнар, һәм ул айдан артык инде Грозныйда Президент сарае бункерында утыра.
11 гыйнварда Минеральные Воды шәһәре аэропортында безнең делегацияне Ингушетиянең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Йосыф Тимерханов, республика шифаханәсенең баш табибы Магомед Арапиев каршы алды. Аннары гуманитар ярдәмне, ике йөк машинасына төяп, Ингушетия башкаласы Назрань шәһәренә илттек һәм сәламәтлек саклау министры җаваплылыгына тапшырдык. Моңарчы башка республикалардан һәм илләрдән гуманитар ярдәм, гадәттә, Моздокка китерелгән булган, һәм ул тиешле кешеләргә, ягъни качакларга, яралыларга, зыян күрүчеләргә еш кына барып та җитмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безгә Чечнядагы һәм Ингушетиядәге яралы кешеләр өчен билгеләнгән медикаментларның