бу көннәрне бик тә дулкынланып, борчылып һәм өметләнеп көттек.
Бу залда утырган депутатлар һәм район-шәһәр башлыклары гына түгел, бөтен республика халкы җитәкчеләребез кем булыр, киләчәк тормышыбыз кайсы якка юл тотар дип борчылды, төрле фаразлар кылды, имеш-мимешләр дә күп булды.
Һәм менә, ниһаять, барлык шик-шөбһәләргә нокта куелды.
Без үзебез – авыл балалары, йолалары гасырдан-гасырга оешып килгән традицион гаиләдә үстек. Андый гаилә, гадәттә, өч буын вәкиленнән тора. Өлкән буын – әби-бабай, алар, акыл һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, безгә киңәш-табыш бирә, ялгышканда ипле генә итеп төзәтеп куя, гомумән, гаиләдәге рухи халәткә һәрдаим күз-колак булып торалар иде. Әти белән әни көне-төне эштә, алар безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын өчен барысын да эшли, гаиләнең матди хәле өчен алар җавап бирә, гаиләнең төп йөген алар тартып бара иде.
Ә без, яшь буын, әби-бабайдан акыл һәм тәрбия алып, әти-әнинең кул астына кереп, аларның сүзеннән чыкмаска тырышып яшибез, укыйбыз, өй тирәсендәге бөтен эшләрне үз җилкәбезгә алырга тырышабыз.
Безнең бүгенге эш башкару даирәсендәге җитәкчелегебез дә, бәхетебезгә, нәкъ менә әлеге традицион гаилә үрнәгендә төзелде. Бу гаиләнең тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакал Бабае да, җир җимертеп эшли торган булдыклы Әтисе дә һәм аларга терәк булырлык, «Татарстан» дигән йортыбыздагы һәммә эшләрне башкарырлык яңа буын вәкиле – булачак Премьер-министрыбыз да бүген безнең күз алдыбызда, безнең арада.
Соңгы 20 елда республикабызда эшләнгән игелекле эшләрне, тарихка кереп калырлык вакыйгаларны санап чыгу өчен генә дә, 5 минут вакыт кына түгел, 5 көн дә җитмәс. Эшләнгән эшләр күп, әмма эшләнәселәре тагын да күбрәк. Чөнки шулай булмаса, җәмгыятьнең алга китеше, прогресс-тәрәккыяте дә була алмас иде. Соңгы елларда без спорт өлкәсендәге казанышларыбыз, уңышларыбыз белән бөтен Россияне, хәтта дөньяны шаккатырдык. Спорттагы җиңүләребез аша Татарстанны көннән-көн күбрәк таный башладылар. Монысы бик әйбәт! Әмма спорт ул әле безнең бер канатыбыз гына. Әгәр дә без ике канатлы кош кебек тагын да югарырак, тагын да биегрәк күтәрелергә телибез икән, мәдәниятебезгә, фәнебезгә, мәгарифебезгә тагын да зуррак игътибар биреп, республикабызны, халкыбызны ул яктан да дөнья күзенә күрсәтергә тиешбез. Монысы инде тагын да катлаулырак һәм масштаблырак эш. Әмма шунысы билгеле: мәдәниятебезне, фәнебезне, мәгарифебезне дөнья стандартлары дәрәҗәсенә күтәрми торып, без беркайчан да алга киткән халыклар һәм илләр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.
Ә безнең бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшлисе эшләребез хәттин ашкан. Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы театрларыбызны заманга лаеклы биналарга күчерәсебез, ниһаять, Милли китапханә өчен яңа бина төзисебез, балалар бакчаларында урнашкан милли мәктәпләргә тиешле шартлар тудырасыбыз, аз комплектлы мәктәпләр мәсьәләсен хәл итәсебез һәм тагын шундый йөзләгән мәсьәләләргә җиң сызганып тотынасыбыз бар. Безне бүген авылларыбызның язмышы