һәм әтрафлы рәисе, тынгы белмәс халык депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре эшләгән эшләрне, кылган гамәлләрне, кабул ителгән кануннар һәм карарларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Әмма ләкин мин мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру юнәлешендә тиешле дәрәҗәдә эшләдек, зур нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм.
Габдулла Тукайның «Күп яттык без мәдрәсәдә…» дип башланган атаклы шигырен күпләр хәтерлидер. Депутатлык дәверебез ахырына якынлашканда, Тукайга ияреп, мин дә менә шушы юлларны яздым:
Күп күрдек без парламентта,
Төштек суга, кердек утка:
Берәүләрнең эше хутта,
Берәүләрнең эше судта.
Күп сөйләдек парламентта,
Узмагандыр биш ел юкка.
Нәрсә бирдек, нәрсә алдык, —
Хисап тотыйк без халыкка!
Күп шауладык парламентта,
Тугыз катлы тыгыз йортта.
Берәр изге гамәл кылып,
Милли уку йортлы булып,
Бишьеллыкка куйыйк нокта!
Татар дөньясы
30 июль, 1999
Бүленгәнне бүре ашар
Алда безне халык язмышын, ил язмышын хәл итә торган гаҗәеп зур вакыйга – сайлаулар көтә. «Безнең сайлауда беренче мәртәбә генә катнашуыбыз түгел. Монысы да узар, бернәрсә дә үзгәрмәс. Тормыш моңа кадәр ничек барган, шулай ук дәвам итәр» дип уйлаучылар да бардыр. Әмма мин мондый фикер белән килешмәс идем.
Беренчедән, без дөньяларның гаҗәеп тиз үзгәргән чорында, милләтләр һәм дәүләтләр язмышы хәл ителгән яңа шартларда яшибез. Икенчедән, Россиядәге романтик революция еллары үтеп, хакимияткә айнык башлы, каты куллы, кырыс күңелле прагматиклар килә башлады. Шуңа күрә безгә дә, кемнәрнеңдер рәхим-шәфкать күрсәткәнен, бәхет өләшкәнен көтеп утырмыйча, үз көнебезне үзебез күрү, үз хакыбызны үзебез яклау вакыты җитте. Ә үз хакыбызны, Татарстаныбыз мәнфәгатьләрен Россия күләмендә яклау өчен, Россия Дәүләт Думасында безнең хакта, сайлаучылары турында чынлап торып кайгыртучы, шул кайгыртуны матур сүзләр белән генә түгел, ә конкрет тәкъдимнәр, яхшы законнар белән дәлилләүче депутатларыбыз булу кирәк.
Моннан дүрт ел элек Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда, без әлеге романтик революция шаукымнарыннан айнып җитә алмаган идек әле. Аннары, Татарстанда туып, Татарстанда үсеп, Татарстаннан сайланып, зур вәкаләтле кешегә әверелгән депутатның үз сайлаучыларын, халкын онытуын, оныту гына түгел, хәтта шул халык мәнфәгатьләренә каршы килгән карарлар һәм законнар кабул итүен без күз алдына да китерә алмаган идек. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт Советы халык фикерен җентекләп өйрәнеп, сайлаучылар белән кат-кат фикер алышып, ниһаять, бер фикергә килеп, бик тә кирәкле закон кабул итә. Ә шул ук халык, шул ук сайлаучылар тарафыннан сайланган, зур вәкаләтләр алган Дәүләт Думасы депутаты, әлеге законга куәт бирәсе, аны Россия күләмендә яклыйсы урында, киресенчә, бөтен көчен салып, аңа каршы көрәшә башлый.
Мондый мисалларны без